Дәүләт Советының яңалыклары

Дәүләт Советы депутатлары хатын-кыз сәламәтлеге буенча элемтә ача

27 февраль 2019, 11:31

Дәүләт Советы депутатлары хатын-кыз сәламәтлеге буенча элемтә ача
28 февральдә «Хатын-кызлар игътибары» темасына чираттагы телефон элемтәсе ачыла. Акцияне Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.

Хатын-кызлар сәламәтлеге турындагы сорауларга депутатлар, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең әйдәп баручы белгечләре җавап бирәчәк.

Кайнар элемтә иртәнге сәгать тугызда эшли башлый. 8 (843) 236-00-71 телефоны буенча 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, телефон буенча консультация табибка баруны алмаштырмый. Кайнар элемтәдә алынган мәгълүмат, беренче чиратта, таныштыру сыйфатында була һәм табиб белән турыдан – туры консультацияне алыштыру сыйфатында кулланыла алмый.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте