Фәрит Мөхәммәтшин кабат "Бердәм Россия"нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре итеп сайланды
26 февраль 2019, 18:36
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабаттан “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре итеп сайланды. Казанда үткәрелгән партиянең төбәк бүлеге конференциясендә бу җәһәттән тиешле карар кабул ителде.
Партиянең Казан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Павлова: “Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин кандидатурасы конференциядә теркәлгән делегатлар арасыннан иң күп тавыш җыйды. Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге Секретаре итеп сайланды”, – дип хәбәр итте.
Төбәк бүлеге Секретаре вазифасына альтернатив кандидатлар исемлегендә партиянең Лаеш бүлеге секретаре Михаил Афанасьев һәм төбәк бүлегенең төбәк политсоветы президиумы әгъзасы Геннадий Глушков булган.
Моңа кадәр “Бердәм Россия” партиясе яңа сәяси сезонның башлануы һәм Татарстанда башлангыч тавыш бирү процедурасын (праймериз) үткәрү турында игълан иткән иде. Аның йомгаклары буенча хакимият партиясеннән ТР Дәүләт Советына кандидатлар исемлеге булдырылачак.
Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе вазифасына кабаттан сайланганнан соң үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен делегатларга рәхмәт белдерде. Ул конференциядә тавыш бирү йомгакларының башлыча партиянең күпьеллык эш нәтиҗәсен һәм Татарстандагы җиңүләрен чагылдыруын искәртте.
"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары
|