Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






















Фәрит Мөхәммәтшин кабат "Бердәм Россия"нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре итеп сайланды

26 февраль 2019, 18:36

Фәрит Мөхәммәтшин кабат "Бердәм Россия"нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре итеп сайланды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабаттан “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре итеп сайланды. Казанда үткәрелгән партиянең төбәк бүлеге конференциясендә бу җәһәттән тиешле карар кабул ителде.

Пар­тия­нең Казан бүлеге башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Наталья Павлова: “Фәрит Хәйрул­ла улы Мөхәм­мәтшин кандидатурасы конфе­рен­­циядә теркәлгән делегатлар ара­сын­нан иң күп тавыш җыйды. Фәрит Мөхәммәтшин “Бер­дәм Россия” партиясенең Татарстандагы бү­леге Секретаре итеп сайланды”, – дип хәбәр итте.

Төбәк бүлеге Секретаре вазифасына альтернатив кандидатлар исемлегендә партиянең Лаеш бүлеге секретаре Михаил Афанасьев һәм төбәк бүлегенең төбәк политсоветы президиумы әгъза­сы Геннадий Глушков булган.

Моңа кадәр “Бердәм Россия” партиясе яңа сәяси сезонның баш­лануы һәм Татарстанда башлангыч тавыш бирү процедурасын (праймериз) үткәрү  турында игълан иткән иде. Аның йомгак­лары буенча хакимият партия­сен­нән ТР Дәүләт Советына кандидатлар исемлеге булдырылачак.

Фәрит Мөхәммәтшин партиянең тө­бәк бүлеге җитәкчесе вазифасына кабаттан сайланганнан соң үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен делегатларга рәхмәт белдерде. Ул кон­ференциядә тавыш бирү йом­гакла­рының башлыча пар­тия­нең күпьел­лык эш нәтиҗәсен һәм Татарстандагы җиңүләрен чагылдыруын ис­кәртте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары