Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясе

28 февраль 2019, 17:05

ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясе
Идел буе академиясе бинасында ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды, аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Көн тәртибендә балалар һәм яшүсмерләр волейболы, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында волейбол белән шөгыльләнү, судьялык вазгыяте мәсьәләләре торды. Татарстан Волейбол федерациясенең яңа комитеты – Казанда волейболны үстерү комитеты булдыру иң төп темаларның берсе булды.

«Волейбол белән шөгыльләнү буенча Казан - башка районнарга үрнәк, шуңа күрә Евгения Анатольевна [Лодвигова] кандидатурасын Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Яңа вазыйфалар аркасында ул элек биләгән пляж волейболы комитеты рәисе вазыйфасыннан азат ителә», - дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук ул Пляж волейболы комитетын Пляж волейболы һәм карда волейбол комитетына үзгәртергә тәкъдим итте: «Минем өчен бу карар авырлык белән бирелде, хәзер волейболның ничек уйнавын күз алдына да китерә алмыйм: түбәтәйләрдә, перчаткаларда, берьюлы ике футболкада. Әмма мин консерватор, ә дөнья алга бара, диләр. Тиздән спортның бу төре Олимпия уеннары булачак, шуңа күрә без артта кала алмыйбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдимен кабул иттеләр. Яңартылган комитет рәисе итеп Андрей Лебедев билгеләнде, ул элек карда волейбол буенча Россия җыелма командасы тренеры иде.

Чара ахырында ТР Волейбол федерациясе һәм Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка комитет рәисе Светлана Вострикова һәм федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов кул куйды.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары