Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин “Россиядә мәгариф” форумында катнашучыларны сәламләде

01 март 2019, 19:01

Фәрит Мөхәммәтшин “Россиядә мәгариф” форумында катнашучыларны сәламләде
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр комлексында узучы “Россиядә мәгариф” EDU Russia форумында катнашучыларны сәламләде. Парламент башлыгы "Мәгариф аша – глобаль көндәшлеккә" темасына фикер алышуда катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның үз алдына кискен көндәшлеккә сәләтле тотрыклы регион булу максатын куюын һәм бу  тезисның республиканың 2030 елга кадәр кабул ителгән Социаль-икътисадый үсеш стратегиясе нигезенә салынган булу хакында белдерде. Стратегиянең бер бүлеге мәгариф өлкәсенә багышлана. Әлеге максатларга  ирешү  өчен Татарстанның киләчәк шәһәре булган Иннополисны, республика югары уку йортларын, мәктәп-бакчаларны көчәйтү, заманча технологияләр кертү бурычы куелган.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин да күптән түгел Федераль Җыенга  еллык Юлламасында мәгариф өлкәсенә аеруча игътибар биргән. 6 ел эчендә "Мәгариф" илкүләм проектын һәм 10 федераль проектны гамәлгә ашыруга 780 миллиард сум  акча юнәлтергә ниятләнә.  Татарстанда узган елда исә мәгариф өлкәсенә берләштерелгән бюджеттан 90 млрд. сум акча бирелгән.

Әлеге чарада сүз бу елның авгут аенда Казанда узачак WorldSkills эшче һәнәрләре чемпионаты хакында да барды. Ярышка дөньяның җитмешләп иленнән меңнән артык яшь осталар килүе көтелә, алар 50 төрдә көч сынашачаклар.  Парламент башлыгы әйтүенчә, әлеге Чемпионатка әзерлек ил күләмендә укучы яшьләр арасында һөнәри осталыкны үстерүгә омтылыш тудырды. Республикада эшче кадрлар әзерләү эше  90 һөнәри уку йортында һәм 30 ресурслар үзәгендә алып барыла.

 «Татарстан кораблар, самолетлар, вертолетлар, автомобильләр төзи, без нефть табу һәм эшкәртү белән шөгыльләнәбез. Безгә дөнья базарында төшеп калмас, җитештерү күләмен үстерү өчен әзерлекле белгечләр кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда полилингваль белем бирү һәм туган телдә укыту мәсьәләләренә җитди игътибар бирәләр, диде Татарстан парламенты җитәкчесе. Ул Казанда ачылырга тиешле өч телдә укыта торган мәктәп проекты турында хәбәр итте.

«Проектны гамәлгә ашыра башлыйбыз, аның буенча фикер алышу тәмамлана, концепциясе әзер диярлек. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев өч телдә белем бирә торган заманча комплекс булдыру инициативасы белән чыкты. Анда күп профильле мәктәп, балалар бакчасы, интернат һәм шәһәр яны лагеры булачак. Хәзер Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән кайбер нечкәлекләрне хәл итәбез», – диде парламент җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, республикада татар телендә укып чыккан укучылар рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшыра. «Аларның баллары Россия буенча уртачадан һәм илнең рус телле төбәкләренә караганда яхшырак. Бу безгә рус, татар, инглиз телен белә торган белгечләр әзерләү турында уйлау мөмкинлеге бирә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары