Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулын вазифасына керешүе белән котлады

15 март 2019, 14:43

Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулын вазифасына керешүе белән котлады
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриевны кабул итте. Республика парламенты җитәкчесе дипломатны вазифасына керешүе белән котлады.

Күптән түгел Казанда ачылган Үзбәкстан Генераль консуллыгы Татарстан башкаласында җиденче чит ил вәкиллеге булды. Консуллык округына Идел буе федераль округы төбәкләре керә. Үзбәкстан консуллыгы ачылу белән бергә хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачыла, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Безнең мөнәсәбәтләрне ныгытырга, шул исәптән Үзбәкстан парламенты белән үзара хезмәттәшлекнең яңа формаларын табарга кирәк», - диде республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан халыклары ассамблеясы составында үзбәк халкының милли-мәдәни автономиясе актив эшли, республиканың мәдәни һәм иҗтимагый тормышында билгеле роль уйный.

Хәзер Үзбәкстанда 320 меңнән артык татар яши, 9 татар иҗтимагый берләшмәсе эшли. Төрле мәдәни алмашулар буенча гуманитар элемтәләрне ныгыталар. Аерым алганда, узган ел Татарстанда Үзбәк киносы көннәре узды. Быел Үзбәкстанда Татарстан киносы көннәрен үткәрү планлаштырылган. Татарстанга Үзбәкстан делегацияләре килеп тора.

Фариддин Насриев генераль консул вазифасында эшчәнлекнең төп юнәлеше буларак сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүдә күрә. Узган ел Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 146 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Шул ук вакытта Россия белән Үзбәкстанның тышкы сәүдә әйләнеше – 6 млрд доллардан артык булган. Дипломат сүзләренчә, монда резервлар бар.

Дәүләт Советы Рәисе 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте.

Дәүләт Советы матбугат үзәге, Андрей Данилов фотолары