төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото










Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы ачылды

18 март 2019, 10:31

Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы ачылды
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырышны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Президиум көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде. Аларның уникесе  - республика законнары проектлары, бишесе - федераль законнар проектлары һәм Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы.

Утырышта парламентның күзәтчелек итү вәкаләтен башкару йөзеннән депутатлар игътибарына  узган елда иҗтимагый тормыш тармагындагы мөһим эшчәнлекләргә кагылышлы дүрт чыгыш  тәкъдим ителәчәк.  Республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин 2018 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше, Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын 2018 елда гамәлгә ашыру барышы,  ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2018 елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре,  Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында чыгышлар көтелә.

Чистай һәм Алексеевский, Мамадыш муниципаль берәмлекләренең һәм алар составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында закон проектлары беренче укылышка чыгарыла. Республика картасында яңа торак пункты - Мамадыш районында Тарасово бистәсе барлыкка киләчәк.

Болардан тыш депутатлар муниципаль берәмлекләрнең  җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү,  җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү,  гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында законга үзгәрешләр кертү, сәламәтлек саклау, социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турында һәм башка закон проектларын караячаклар.

Төп сорауларның берсе - "2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында” Татарстан Республикасы Законына  үзгәрешләр кертү.  

Көн тәртибен тикшерү барышында парламентның профиль комитетлары рәисләре  Шакир Яһүдин, Разил Вәлиев һәм Леонид Якунин өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кырык алтынчы утырышының көн тәртибе  түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын 2018 елда гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

4. “2006 – 2020 елларга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында” 551-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында” Татарстан Республикасы Законына  үзгәрешләр кертү хакында” 565-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 61 статьясына үзгәреш кертү хакында” 547-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 7. “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең  җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 554-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 568-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»      567-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2018 елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклады.

11. 2018 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында доклад.

12. 2018 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында доклад.

13. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”         549-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” һәм “Алексеевск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында” 560-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. “Мамадыш муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 563-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 16. “Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 555-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. “Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәсел эше турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясындагы алтынчы өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында” 558-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 562-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 19. “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында” Татарстан Республикасы Законының 20 һәм 23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 564-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында   (I укылыш).

20. “Татарстан Республикасында  мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында” 566-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21. “Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” 304116-7 номерлы федераль закон проекты текстын үзгәртү хакында.

22. Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе составындагы үзгәрешләр турында.

23. “Дәүләт социаль ярдәме турында” Федераль законның 121 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 657895-7 номерлы федераль закон проекты турында (эшләмәүче пенсионерларга пенсиягә социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өлешендә).

24. М.М. Сәфәров турында.

25. Г.И. Сабированы “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире вазыйфасына билгеләп кую турында.

26. “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

27. “Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында”  Федераль законның 36 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 597718-7 номерлы федераль закон проекты турында.

28. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе  кодексының 14.171 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 616384-7 номерлы федераль закон проекты турында (туклану өчен булмаган спиртлы продукцияне законсыз ваклап саткан өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

29. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе  кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 617312-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе су объектларында кечкенә суднолардан файдалану кагыйдәләрен зыян күрүченең сәламәтлегенә җиңелчә яисә уртача зыян китерерлек итеп бозган өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

30. “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында” Федераль законга үзгәреш кертү хакында” 634933-7 номерлы федераль закон проекты турында (Федераль закон нигезләмәләре кулланылмый торган дәүләт контроле (күзәтчелеге) төрләрен өстәү өлешендә).

31. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 642966-7 номерлы федераль закон проекты турында (өлешле төзелештә катнашучыларның акчаларын максатчан файдаланмаган өчен төзүченең җаваплылыгын билгеләү хакында).

32. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына  пычраткыч матдәләрне һавага чыгаруның автоматлаштырылган контроль системаларыннан зарарлы матдәләр чыгаруның стационар чыганакларын җиһазлауга һәм мондый системаларны кулланып алынган мәгълүматны дәүләт органнарына тапшыруга карата таләпләрне бозган өчен җаваплылык чараларын билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 649460-7 номерлы федераль закон проекты турында.

33. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына  кыйммәтле металларны һәм кыйммәтле ташларны җитештерү, файдалану һәм аларның әйләнеше өлкәсендә административ җаваплылыкны  камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 638854-7 номерлы федераль закон проекты турында.

34. “Россия Федерациясендә дәүләт суд-экспертиза эшчәнлеге турында” Федераль законга һәм “Россия Федерациясе Тикшерү комитеты турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 663034-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тарафыннан  суд экспертизасын оештыруны һәм уздыруны хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә).

35. Төрлесеннән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 

 

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.