Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Җәмәгать судьялары сайланды

18 март 2019, 11:23

Җәмәгать судьялары сайланды
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кырык алтынчы утырышы Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында мәсьәлә карады. Депутатларга кандидатураларны Татарстан Республикасы Югары Суды Раисе Илгиз Гыйлаҗев тәкъдим итте, Дәүләт Советының Законлылык hам хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин комитет фикерен ирештерелде.

Татарстан Республикасы Югары Ослан суд районы буенча 1нче суд участогына Гарифуллин Расим Рашит улы биш елга җәмәгать судьясы итеп сайланды. Чаллы шәhәре суд  районы буенча 5 нче суд участогына Аксакова Анастасия Анатольевна, Казан шәhәренең Идел буе суд районы буенча 6 нчы суд участогына Вафина Лилия Карим кызы җәмәгать судьясы итеп  ун елга сайланды. Дәүләт Советы карары нигезендә Балтач суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару бер елга отставкадагы судья  Мөхәммәтҗанова Гүзәлия Фатыйх кызына йөкләнде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары