төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото


Рафис Борһанов: "2022 елда нәниләрнең барысы да балалар бакчаларына йөрү мөмкинлегенә ия булачак"

18 март 2019, 15:08

Рафис Борһанов: "2022 елда нәниләрнең  барысы да балалар бакчаларына йөрү мөмкинлегенә ия булачак"
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышында Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын 2018 елда гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады тыңланды. Депутатлар алдында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.

Министр әйтүенчә, узган ел мәгариф тармагын үстерү ягыннан бик тә мөһим булган.  "Мәгариф" илкүләм проектының төбәккә кагылышлы өлешләре эшләнгән.

2024 елга кадәр Россиянең гомуммәгариф  сыйфаты буенча дөнья күләмендә беренче унлыкка керүен тәэмин итү максатыннан, мәгариф тармагын эчке һәм тышкы яктан сыйфатын күтәрү бурычы куелган. Бу укытуны, тәрбияне,  кадрлар әзерләүне -  һәм башка бик күп юнәлешләрне үз эченә ала.

Татарстан Республикасында  ике меңнән артык мәктәпкәчә  белем бирү оешмасы эшли.  Өч меңнән артык бала шәхси бакчаларда тәрбияләнә. Узган елда республика бюджетыннан бу мәгариф оешмаларына  субсидия рәвешендә 110 миллионнан артыграк акча бирелгән.

2018 елда 800 урынга исәпләнгән 7 балалар бакчасы төзелгән. Шуңа да карамастан, балалар бакчаларына булган ихтыяҗ саклана. Министр әйтүенчә, 2019 елда төзелеш эшләренең артуы көтелә. Быел бер бакча төзеп тапшырылган инде, 29 бакча төзелеп ята.  Алар тапшырылган очракта 6 меңләп бала бакчалы булачак. Төзелеш эшләре алдагы елларда дә дәвам итеп,  2022 елда нәниләрнең  барысы да балалар бакчаларына йөрү мөмкинлегенә ия булачак.

2018 елда 5,5 мең урынга исәпләнгән 10 мәктәп ачылган. "Хәзерге вакытта  җиде мәктәп һәм өч янкорма төзелеп ята.  Бу объектларны ачу өстәмә 9 мең урын  булдыру мөмкинлеге бирә", - диде Рафис Борһанов.

Мәктәп автобуслары паркы да шактый яңартылган. Соңгы өч елда  225 яңа автобус һәм 45 җиңел машина бирелгән.

 - "Заманча мәктәп" төбәк проектын тормышка ашыру укыту - тәрбия эшендә яңа методлар, технологияләр  кертү мөмкинлеген бирә, балаларның уку теләген үстерә, - диде министр. 2024 елга кадәр авыл җирләрендә һәм зур булмаган шәһәрләрдә урнашкан 500 гомумбелем бирү мәктәбенең матди-техник базасы яңартылачак.

Нәтиҗәдә, уку-укыту сыйфаты арткан дияргә җирлек бар. 2018 ел  йомгаклау   аттестациясе нәтиҗәләре шуны күрсәтә, уртача балл 14 мөмкинлектән 11 булган.  Чыгарылыш укучылары арасында 100 балл алучылар саны да арта.

- Бу, нигездә, югары мотивацияле балалар белән максатчан эшләү нәтиҗәсе, - диде министр.   Республикада талантлы балалар өчен интернат тибында 15 махсус мәктәп оештырылган, Республика олимпиада  үзәге олимпиадалар хәрәкәтен координацияләү үзәге булып тора.

Төп бурычларның берсе - һәр укучының мәктәптә үзен иркен, рәхәт хис итүе.  Сәламәтлекләре чикле балалар укый торган 54 оешмада матди-техник база яңартылачак.  Дистанцион программа буенча уку өчен шартлар тудырылачак.

- Республикада туган телләрне өйрәнүнең һәм туган телләрдә укытуның тулы бер системасын тотрыклы саклау, ана телендә белем алу һәм ана телен өйрәнү өчен шартлар тудыру, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезгә телебезне өйрәнүдә ярдәм күрсәтү – өстенлекле эш юнәлешләренең берсе, - диде ул.

Хәзерге вакытта республиканың мәгариф оешмаларында белем бирү 5 телдә алып барыла, 7 тел фән буларак укытыла. Якшәмбе мәктәпләрендә 23 милләтнең телләре һәм мәдәниятләре өйрәтелә.

Аларның эшчәнлеге дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тулаем тәэмин ителә.

Рафис Борһанов әйтүенчә, ТР Президентының юлламасын тормышка ашыру һәм татар телен өйрәтүнең норматив базаны ныгыту, методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү максатыннан «Татарстан Республикасының дәүләт теле – татар теле» үрнәк төп белем бирү программасы эшләнеп Федераль реестрга кертелгән.

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан 1-9 сыйныфлар өчен үрнәк программаларның проектлары экспертиза процедурасын узган. 10-11 сыйныфлар өчен программаларның проектлары экспертизага тапшырылган.

Үрнәк программалар нигезендә авторлар төркемнәре тарафыннан яңа буын укыту-методик комплектларын әзерләү башланган.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. 24 УМК уку әсбабы рәвешендә кулланыла.

Республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү максатыннан татар һәм рус телләреннән халыкара олимпиадалар, туган телләрдән республика олимпиадалары, мәктәп театрлары һәм якшәмбе мәктәпләре фестивальләре, тикшеренү эшләре бәйгеләре,  форум һәм семинарлар уздыру дәвам итә.

Рафис Борһанов республикабызда узучы «Тотальный диктант» һәм «Татарча диктант» акцияләре мәгариф системасында зур урын алуын әйтте.

- Укыту технологияләрен камилләштерү максатыннан сәнгать-анимация басмалары, татар телендә мультфильмнар, кыска метражлы кинофильмнар эшләнде,  «Бала» электрон мультимедиа китапханәсе уку-укыту өлкәсендә кулланылыш тапты, - диде ул, -«Татар иле» сайтының форматы тулаем яңартылды һәм мәктәп программасы кысаларындагы текстлар, аудио- һәм видеоматериаллар белән баетылды".

Татар телен, татар халкының мәдәниятен өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ана теле» онлайн мәктәбе эшчәнлеге киңәйтелгән.

Рафис Борһанов  үз чыгышында һөнәри белем бирү мәсьәләсенә тукталып, бу нисбәттән Россиянең «Ворлдскиллс» хәрәкәтенә катнашуын уңай бәяләде.

Безнең  республика бу ярышларда алдагылар рәтендә бара. Узган елда Сахалинда  узган Милли чемпионатта Татарстан командасы, Мәскәү командасыннан гына калышып, икенче урынны яулаган.

- Билгеле булганча, 2019 елда бездә зур вакыйга - VII «Ворлдскиллс»  Милли чемпионатының финалы һәм  һәнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты узачак. Бу ярышларга яшьләребезне әзерләү эшләре җитди рәвештә оештырылган.

Татарстан Республикасы – югары белем бирү үзәге, 46 югары уку йортында 150  меңләп студент белем ала.

- ТР Президентының Дәүләт Советы Юлламасында милли мәгариф тармагын камилләштерү, Милли педагогика институтын оештыру бурчы куелды, - диде Рафис Тимерхан улы. - Узган ел Казан федераль университеты структурасында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният югары мәктәбе оештырылды. Биредә махсус  эшләнгән мәгариф программасы буенча  125 студент белем ала. Бу максаттан республика бюджетыннан 11,5 млн. сум акча бүленгән. Милли педагогика институтын үстерү эше дәвам итә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.