төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Фәрит Габделганиев «Стратегия-2030»га нинди үзгәрешләр кертеләчәге турында сөйләде

18 март 2019, 15:17

Фәрит Габделганиев «Стратегия-2030»га нинди үзгәрешләр кертеләчәге турында сөйләде
Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев «Стратегия-2030»га нинди үзгәрешләр кертү күздә тотылганы турында сөйләде. Стратегиягә үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча ул ТР Дәүләт Советының 46нчы утырышында чыгыш ясады.

Стратегия 2015 елның 10 июнендә кабул ителгән. «Законда, замана ихтыяҗларыннан чыгып, өч елга бер тапкыр үзгәрешләр кертү билгеләнгән. Стратегия кабул ителгәннән соң өч елда мөһим вакыйгалар булып үтте – аларны исәпкә алу кирәк», - диде Икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Аның әйтүенчә, 2030 елга тулай төбәк продуктын 5 трлн сумга җиткерү бурычы үзгәрешсез кала. Сүз уңаеннан, 2018 елда исә тулай төбәк продукт күләме 2 трлн 440 млрд сум булды. Стратегиягә өстәмәләр керткәндә, хакимият оганнары, предприятиеләр, фән һәм мәгариф оешмалары, яшьләр иҗтимагый оешмалары фикерләре исәпкә алынган.

Стратегиянең һәр бүлегенә диярлек төзәтмәләр кертелә. Сәламәт гомер озынлыгын 67 яшькә кадәр арттыру, өч яшькә кадәр балаларны балалар бакчаларында 100 процент тәэмин итү ниятләнә. Галимнәр һәм яшь тикшеренүчеләр өчен кызыктырырлык эш урыннары булдыру йөзеннән, уку оешмаларының эш белән тәэмин итүчеләр белән нәтиҗәле партнерлыгына өстенлек биреләчәк.

Яшьләр сәясәтендә яшьләрнең үз-үзе өстендә эшләвенә һәм уку оешмаларында яшьләр үзидарәләре институтларын үстерү кебек төзәтмәләр кертелә. «Стратегия-2030 күп балалы гаиләләргә ярдәм чараларын, шул исәптән җир биләмәләрен инженер инфраструктурасы белән тәэмин итүне киңәйтә. Халыктан, иҗтимагый оешмалардан бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр күп килде», – диде ул.

Экология бүлегендә һаваның пычраклыгын киметү, эчә торган суның сыйфатын арттыру, Иделнең пычрануына чик кую кебек бурычлар кертелә. Шулай ук, үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру, фермерларга ярдәм, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, авылларда яшьләр эшмәкәрлеген үстерү кебек юнәлешләр кертелә. Депутатлар закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.