Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Закон гамәлдән чыгарылды

18 март 2019, 15:53

Закон гамәлдән чыгарылды
ТР Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышында “2006 – 2020 елларга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законы гамәлдән чыгару турында мәсьәлә каралды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов әлеге законны гамәлдән чыгару өчен булган төп сәбәпләрне атады. Беренчедән, Программа формаль яктан хәзерге законлылыкка туры килми.

- Бу Программадагы күрсәткечләр тулысынча һәм күпкә арттырып үтәлде. Аның озак срокка билгеләнгән максаты һәм планлы күрсәткечләре “2030 елга кадәр республиканың ягулык һәм энергетика өлкәсен үстерү стратегиясе”ндә һәм әле генә карап узган  “2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-игътисадый үстерү стратегиясендә” дә урын алган, - диде министр.

Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, Дәүләт Советында озак еллар законнарны анализлап, бугенге тормыш тәләпләренә җавап бирми торганнарын гәмәлдән чыгару максатыннан Комиссия нәтиҗәле эш алып бара, дип белдерде. Алар тарафыннан  “2006 – 2020 елларга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законы гамәлдән чыгарылуга тәкъдим ителә.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары