Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны финанслау буенча федераль үзәк белән актив эшләргә өндәде

18 март 2019, 15:59

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны финанслау буенча федераль үзәк белән актив эшләргә өндәде
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны финанслау буенча федераль үзәк белән активрак эшләргә өндәде. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының 46нчы утырышында әйтте.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренчә, әлегә Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан бер миллиард сумнан азрак акча алган. «Безгә федераль үзәк белән активрак эшләргә кирәк. Быел илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлый, ә федераль үзәк төбәкләргә әле акчаны юлламый", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Федераль үзәк белән барлык килешүләр төзелгән диярлек. Җиде килешү калды – икесе – экспорт юнәлеше буенча, тагын бишесе – цифрлы икътисад буенча», - диде Фәрит Габделганиев.

Финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 елда 31 килешү имзаланганын, акчаның өлешчә күчә башлаганын әйтте. «Быел РФ бюджетында Татарстанда илкүләм проектларны финанслауга 15,1 млрд сум планлаштырылган, ТР бюджнетыннан финанслау – 4,5 млрд сум. Гомуми сумма 19,6 млрд сум тәшкил итә», - диде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары