Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Татарстанның 2019 ел бюджетына үзгәрешләр кертелә

18 март 2019, 16:32

Татарстанның 2019 ел бюджетына  үзгәрешләр кертелә
Депутатлар 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, бюджетның керем өлеше федераль бюджет хисабына 5,2 млрд сумга арткан. Финанс министры Радик Гайзатуллин әлеге акчаны авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә, аерым категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә юнәлдерү күздә тотылганын әйтте.

Чыгымнар исә 2,4 млрд. сумга арта. Бу акчаны социаль-мәдәни өлкә объектлары һәм сәнәгать парклары төзелеше һәм капиталь ремонтлауга, авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә, юл эшләренә сарыф итү ниятләнә.

Шул рәвешле, 2019 елда керемнәр 242 млрд. 204 млн. 58,3 мең сум, чыгымнар 265 млрд. 181 млн. 910,7 мең сумм, дефицит 22 млрд. 977 млн. 852,4 мең сум тәшки итә. «Әйе, дефицит 5,5 тапкыр арта, ләкин ул счетларда калган акча хисабына каплана, бу бюдет чыгымнарын арттырырга мөмкинлек бирә», - диде Леонид Якунин.

 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары