Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Тимур Нагуманов: Үзмәшгульләр «соры» эшчәнлектән качып, легаль кырга чыгарга теләде

18 март 2019, 17:08

Тимур Нагуманов: Үзмәшгульләр «соры» эшчәнлектән качып, легаль кырга чыгарга теләде
Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов әйтүенчә, үзмәшгульләр «соры» эшчәнлектән качып, легаль кырга чыгарга теләгән. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының 46нчы утырышында докладында әйтте.

Ул үзмәшгульләрнең нәрсәдән курыкканын, легаль кырга чыгу өчен нәрсә җитмәгәнен ачыклау өчен тикшеренү, сораштыру уздырылганын әйтте. Нәтиҗәдә, аларның югары штрафлар, контроль-күзәтчелек органнарының активлыгы, салым ставкасы артуы һәм башка авырлыклардан курыкканы күренгән. «Без аларның легаль кырга чыгарга теләвен һәм «соры» эшчәнлек аларны яклап кала алмаячагын аңлавын күрдек», - диде.

«Алар ссуда алу өчен банкка керемнәрен күрсәтә, сатып алучысына чек яздырып бирә алмый. Законсыз эшчәнлек өчен санкцияләр булмас дип тә шикләнми кала алмый. Алар үзләре үк шәхси эшмәкәрлек теркәү шактый кыйбатка төшүен әйтә», - диде Нагуманов. 
Ул үзмәшгульләр өчен норма һәм таләпләрне аңлату буенча чаралар уздырылуын әйтте.

«Татарстанда матурлык хезмәтләре өлкәсендә үзмәшгуль эшмәкәрләр өчен нормаларны тәртипкә салу эшен беренче булып Роспотребнадзор формалаштырды. Контроль-күзәтчелек органнарын эшкә кушылырга һәм үзмәшгульләр белән аңлату эшләре үткәрергә өндим. Эшкуарлык советы ярдәм итәргә әзер», - дип белдерде бизнес-омбудсман.

Аның әйтүенчә, үзмәшгульлек турында яңа закон үз көченә керүгә, рәсми рәвештә эш белән мәшгуль кешеләр 4,5 меңгә җиткән. Нагуманов сүзләренчә, үзмәшгульлек яшь эшмәкәрләр өчен старт мәйданчыгы да булып тора. Алар легаль эшләп, коммерция элемтәләрен корып, киләчәктә тулы канлы эшмәкәр була ала.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, законны гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге буларак, Татарстан бу категория гражданнар белән эш тәҗрибәсе туплый. «Бу аларны күләгәдән чыгарырга тырышу. Ил Хөкүмәтенең норматив документларына һәм үзмәшгульләр проблемалары буенча законга үзгәрешләр кертү инициаторы да булуыбыз бар», - диде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары