Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Разил Вәлиев Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларда катнашты

08 апрель 2019, 12:40

Разил Вәлиев Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларда катнашты
6 апрельдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев атаклы мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларда катнашты. Татар теле укытучылары катнашындагы Түгәрәк өстәл Әгерҗе районының Иң-Буби авылы мәктәбендә узды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпләр җитәкчеләре, язучылар, артистлар һәм Бубилар нәселенең исән вәкилләре алдында чыгыш ясап, Разил Вәлиев милли мәгариф мәсьәләләрен өйрәнү өчен бөек татар мәгърифәтчеләре мирасының әһәмиятен билгеләп үтте. Парламент депутаты Иж-Буби авылы халкының һәм мәктәп хезмәткәрләренең активлыгына һәм зыялылыгына соклануын белдерде. "Халкыбызда мондый кешеләр булганда безнең мәдәният яшәячәк һәм үсәчәк әле", - диде ул.  

Аннары Мөхлисә Буби юбилее уңаеннан оештырылган иҗат конкурсына йомгаклар ясалды.

Камал исемендәге театр артистлары Мөхлисә Бубиның НКВД зинданында үткәргән соңгы көннәре турында "Үлеп яратты" дигән спектакльдән өзекләр күрсәтте.

Мөхлисә Буби (чын исеме Мөхлисә Нигъмәтуллина, 1869 - 1937), Россиянең мөселман дини һәм иҗтимагый эшлеклесе, халык мәгърифәтчесе, Россиядә беренче хатын-кыз - кадый.

1905 елда хатын-кызлар өчен "Иж-Бубый" мәдрәсәсен ача, анда ислам нигезләре, Көнчыгыш халыклары телләре һәм әдәбиятлары өйрәтәләр, шулай ук педагогика, математика, география, тарих, физика, этика, логика һәм рус теле укыталар.

Мәскәүдә 1917 елда узган Беренче бөтенроссия мөселманнары җыенында ул Россия Үзәк диния нәзарәтенең 6 кадыеннан берсе итеп сайлана. 1920, 1923 һәм 1926 елларда кабат сайлана.

"Башкириядә революциягә каршы милли азатлык оешмасы" эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 1937 елның 20 ноябрендә кулга алына һәм декабрендә атып үтерелә.

Башкортстан АССР Югары суды карары белән 1960 елда аклана.