Дәүләт Советының яңалыклары

Василий Лихачев: сәяси зирәклек һәм килешү тарафдары

08 апрель 2019, 12:33

Василий Лихачев: сәяси зирәклек һәм килешү тарафдары
Беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, танылган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче һәм дипломат Василий Лихачев бүген 68 нче яшендә вафат булды. Василий Лихачев республика парламентында 1995 елда, Татарстанның сәяси тормышында шактый катлаулы вакытта, рәислек итә башлады. Бу Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәне тормышка ашыру, икътисадны үзгәртүдә хәлиткеч адымнар ясалган еллар иде. Шул чакларда Василий Николаевич белән бергә эшләгән шәхесләр бүген аны янә искә алдылар.

Марат Галиев, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе:

Василий Николаевич, 1980 елларда КПСС  Өлкә комитетында эшләгән вакытында ук үзен квалификацияле юрист кына түгел, бәлки иҗади шәхес буларак та танытты. Россия җәмгыятен яңа форматка күчерү шактый катлаулы, федерализм мөнәсәбәтләренә нисбәтле сәяси каршылыклы булды.  90 нчы еллар башында Василий Лихачев  вице-президент постында иде. Бу постта беренче чиратта килешүләр эзләп табу таләп ителә. 1994 елда беренче Шартнамәне формалаштырганда аның катнашында күп кенә чишелешләр табылды, ул республика делегациясе җитәкчесе иде.

1993 елның октябрь вакыйгаларыннан соң Россиянең яңа форматы  илебез субъектларының закон чыгару органнарын үзгәртүне таләп итте. Беренче чакырылыш ТР Дәүләт Советы белән Василий Николаевич җитәкчелек итте, ул  федераль дәрәҗәдә эшләп сәяси капитал туплаган кеше иде. Ул вакытта Федерация Советы субъектларның закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләреннән туплана иде, шуңа күрә ул бер үк вакытта РФ ФҖ Федерация Советы әгъзасы да булды.

Шул чорда Татарстан базар икътисадының законлы каркасы барлыкка китерелде. Федераль дәрәҗәдә законнар булмаган шартларда хосусыйлаштыру өлкәсендә,  базар икътисадының төрле аспектларын үстерүдә,  инвестицияләр җәлеп итүдә  республиканың Федерациядә тиңе булмаган законнары  барлыкка килде. Бу законнар, чыплап та, яңалыклы иде.

Шулай килеп чыкты инде, Василий Лихачев Дәүләт Советында тулы чакырылыш эшләп бетермәде, федераль һәм халыкара дәрәҗәдәгә күчте.  Аның Татарстанда эшләгән еллары республиканың Россия Федерациясе кысаларында яңа дәүләтчелеге формалашкан вакыйгалар белән бәйле булып, аның зирәклеге,  килешүләр тарафдары булуы аеруча кирәк иде.  Бу нисбәттән Василий Лихачевның роле зур.

Разил Вәлиев,  Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе :

Татарстан парламентын җитәкләү өстенә Василий Ниолаевич РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары вазифаларын да башкара иде. Бу зур вәкаләтләрен дә ул Татарстан файдасына юнәлтергә тырышты. Ул Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге сәясәтче иде.

Василий Лихачев Россиядә федерализмны ныгытуга күп көч куйды. Аерым алганда, Россия белән Татарстан арасындагы беренче Шартнамәне әзерләүдә һәм раслауда аның өлеше шактый. 90нчы елларда Татарстан сәясәтчеләренең сәяси зирәклеге һәм тәҗрибәсе республикада милләтләр арасында тынычлыкны һәм иҗтимагый килешүне саклап калырга мөмкинлек бирде, федераль үзәк белән республика арасындагы гаять катлаулы мөнәсәбәтләрне җайлауның цивилизацияле юллары табылды. 

Нинди генә урын биләмәсен, Василий Николаевич кешелекле һәм зыялы булып кала белә иде. Аның укырга яратуы һәм әдәбиятны кадерләве, сәнгать яңалыкларыннан хәбәрдар булуы сизелеп торды. Татарча сөйләшмәсә дә, аңлый иде. Парлмент утырышларын татарча сүзләр белән ачырга тырышты

Шакир Яһүдин, Дәүләт Советының  Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе:

Күңелсез хәбәр  алдык. Василий Николаевичны студент елларыннан белә идем. Казан дәүләт университетының юридик факультетында  бергә укыдык. Шул вакытларда ук ул үзенең белемгә, сайлаган һөнәренә омтылуы, тәртипле, җаваплы, оптимист, зыялы, яхшы күңелле, кешеләргә игътибарлы булуы белән аерылып тора иде.  Кайда гына эшләмәсен, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен – ул әлеге сыйфатларны үзендә саклады.

1995-1998 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән рәислек иткән чорында, халыкара хокукый нормаларга һәм танылган принципларга таянып, ул парламентның абруен күтәрү өчен күп эшләде.

Василий Николаевич Татарстан Республикасы дәүләтчелеге үсешенә, килешүле мөнәсәбәтләр булдыруга, Россиядә парламентаризм һәм федерализм, халыкара мөнәсәбәтләр теориясе һәм практикасы үсешенә зур өлеш кертте.

Ул безнең күңелләрдә абруйлы хокук белгече, дәүләт эшлеклесе һәм зур хәрефтән языла торган кеше булып сакланыр. Якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашам.

Белешмә өчен:

Василий Николаевич Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгородта туган. 1975 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1988—1990 елларда  КПССның Татарстан өлкә комитетында дәүләт-хокукый бүлекне җитәкләгән. 1990—1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе булган.

1995—1998 елларда ТР вице-президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе һәм Россия Федерация Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарган. 1998 елдан 2003 елга кадәр Брюссельдә Европа берлегендә Россиядән даими вәкил булган.

2010 елдан Россия юстиция министры урынбасары. 2016 елның 3 мартыннан Россия Үзәк сайлау комиссиясе составына кертелгән. Чит илләрдә сайлаулар уздыруны координацияләгән, Россия Үзәк сайлау комитетының Тышкы эшләр министрлыгы, чик хезмәтләре, Ростуризм белән хезмәттәшлеген координацияләгән.

2018 елның 13 сентябрендә отставкага киткән.  22 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин карары белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы вазифасыннан вакытыннан алда азат ителгән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте