Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото















Казанда Василий Лихачев белән хушлаштылар

10 апрель 2019, 13:20

Казанда  Василий Лихачев белән хушлаштылар
Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның элеккеге вице-президенты, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлашу чарасы узды. Матәм мәрасимен ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды.

Васил Шәйхразиев Василий Лихачевның Татарстан Республикасы дәүләтчелеген формалаштыруда, республика закон чыгару өлкәсе үсешендә өлешен билгеләп үтте. "Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимияте органнары арасында беренче Шартнамәне эшләүдә катнашты", - диде.

Шулай ук, башка закон актлары, шул исәптән, ТР дәүләт суверенитеты турында декларация, ТР Конституциясе эшләнүгә өлеш керткәнен әйтте. "Авыр чорда Дәүләт Советы белән идарә итеп, Василий Лихачев закон чыгару органы абруен күтәрү өчен күп эшләде", - дип белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов депутатлар корпусы исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. "Бүген Дәүләт Советы практикасында күп әйберләр аның җиңел кулыннан - беренче парламент тыңлаулары, беренче депутат сәгате, аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен чыршыга кадәр", - диде.

Матәм чарасында Василий Лихачевның туганнары, якыннары катнашты.

Василий Лихачевны Казанның Арча зиратына җирләделәр.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Рамил Галиев фотолары