төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 18 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото

















Комитет утырышында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты эшчәнлеге турында фикер алыштылар

11 апрель 2019, 17:42

Комитет утырышында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты эшчәнлеге турында фикер алыштылар
Бүген Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев институт эшчәнлеге турында сөйләде. 2014 елда Татар энциклопедиясенең рус варианты буенча эш төгәлләнгән. «2019 елда Татар энциклопедиясенең татарчасын эшләп бетерү программасын төгәллибез. Хәзер алты томның беренче өлеше эшләнә. Икенче өлеше киләсе ел башында чыгар дип көтелә», - диде ул.

Комитет рәисе Разил Вәлиев энциклопедиянең тиражы хакында сүз кузгатты. «Безгә мөрәҗәгать итүчеләр «энциклопедиянең тиражы нигә аз?» дип сорыйлар. Без аны тар даирә өчен эшлибезме, халык өченме?» - дип сорады ул.

«Тираж акча белән бәйле. Аны тарату механизмнары авырлык тудыра. Дәүләт биреме нигезендә бюджет акчасына эшләнгәч, сата алмыйбыз. Ниндидер конференцияләрдә яки китапханәләргә тарата алыр идек, ләкин каршылык килеп чыга: бер яктан, тираж кечкенә, икенче яктан таратылмый», - ди Искәндәр Гыйләҗев.

«Республикада 1500дән артык китапханә бар. Шунда таратырга була, теләгән кеше китапханәгә укыр иде дә карар иде»,- диде Разил Вәлиев. Утырышта катнашучылар энциклопедияне бюджет оешмаларга да таратырга кирәклеген әйттеләр. Интернетка да ачык сайтка кую кирәклеген белдерделәр.

«Эш сайтка куелуда түгел, сайтта да булсын, кәгазь варианты да булсын, бөтен кеше дә сайтка керми. Япониянең милли китапханәсендә булдык – кәгазь варианты да бар, электрон варианты да бар», - диде Разил Вәлиев.

КФУ ректоры Илшат Гафуров Фәннәр академиясенә энциклопедияне сатарга рөхсәт итәргә кирәк дип саный.

2014 елдан ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында фәнни хезмәткәрләр штаты 109 дан 50 берәмлеккә калган.

«Институт 46 фәнни тематик юнәлеш буенча фәнни-тикшеренү эше алып бара. 2014 елга кадәр 109 хезмәткәр эшләгән булса, реорганизациядән соң штат расписаниесендә 62 берәмлек калды, фәнни хезмәткәрләр шуның 50сен тәшкил итә. Кадрлар кыскарса да, фәнни публикацияләр саны арта», - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Комитет рәисе Разил Вәлиев 109 хезмәткәрнең 50гә калуының сәбәпләрен сорашты. «Оптимизация дигән әйбер бар, кыскартулар да булды. Кайбер берәмлекләрне башка институтларга тапшырдылар», - дип җавап бирде Искәндәр Гыйләҗев.

2012 елдан институт коллективы 20дән артык энциклопедик, фәнни-белешмә хезмәтләре чыгарган. Дәүләт биреме кысаларында, 2014 елдан институт тармак энциклопедияләре эшләү эшен алып бара. Табигать ресурслары, торак пунктларга багышланганнары чыкканын билгеләп узды.

Институт директоры Россия Федерациясендә һәм аннан читтә яшәүче татарларны өйрәнү эше үткәрелүен әйтте. 2018-2021 елларга дәүләт биреме кысаларында, «Үзбәкстан татарлары», «Финляндия татарлары» хезмәтләре әзерләнүен хәбәр итте. Ләкин, аның сүзләренә караганда, командировка акчалары, гонорар фонды булмау урыннарга галим белгечләрне җәлеп итүгә комачаулый.

Искәндәр Гыйләҗев TATARICA 2.0 онлайн энциклопедиясе эшләнүен әйтте. «Күп нәрсә башкарылды, без зур юлның башында», - диде. Аның әйтүенчә, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, быел «Татарстанның сәяси эшлеклеләре: биография очерклары», «Татарстанга 100 яшь: энциклопедик очерклары» бүләккә бирелә торган китаплар әзерләнә.

Утырыш каравына   Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының 2018 елда эшчәнлеге хакында хисабы турында мәсьәлә кертелгән иде. Бу нисбәттән чыгыш ясаучы Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният-ял учреждениеләрен Интернетка тоташтыру мәсьәләсе ачык калуын әйтте.

"Бүген Россия киңлегендә виртуаль концерт заллары буенча проект гамәлгә ашырыла, төп шартларның берсе - Интернет булуы. Бездә учреждениеләрнең 13 проценты гына Интернетка тоташтырылган. Кайбер торак пунктларга Интернет үткәрү бик кыйбатка төшә. Моны исәпкә алырга кирәк", - диде Ирада Әюпова.

Министр башкарма хакимият органнарының 2018 елда эшчәнлеге турында хисабында былтыр 282 млн сумга 28 авыл клублары төзелгәнен әйтте. 343 млн сумга 42 мәдәни объектка реставрация ясалган.

Ирада Әюпова республикада 162 музей эшләвен әйтте. Ул соңгы елларда Татарстанда күргәзмәле проектлар саны артуын билгеләп узды. 2013 елда 1,5 мең күргәзмә оештырылган булса, узган елда 2,5 мең булган. Министр Татарстанда өч виртуаль музей эшләвен әйтте. Театр елында да зур эш көтелүен искәртте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары
 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.