Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Депутатлар “Шәһәр бистәләре” программасын булдырырга тәкъдим итә

11 апрель 2019, 16:57

Депутатлар  “Шәһәр бистәләре” программасын булдырырга тәкъдим итә
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды.

Утырышның көн тәртибенә “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2018 елдагы эшчәнлегенә хисап” проекты куелган иде. Аның белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин таныштырды. Әлеге хисапны ТР Дәүләт Советының 22 апрельгә билгеләнгән чираттагы сессиясендә Татарстан Хөкүмәте башлыгы яңгыратыр дип көтелә. Депутатларны бу хисапта үзара салым салу программасының үтәлеше кызыксындырды.

Үзара салым итеп, халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелә. 2014-2018 елларда Татарстанда үзара салым программасын финанслауга республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән. 2013-2018 елларда халык үзара салым салып, барлыгы 816,2 миллион сум акча туплаган.

Пелевин сүзләренчә, 2018 елда салым салу буенча референдумнардан тыш, халык җыеннары да үткәрелде. Сүз җирлек составына кергән торак пунктларда үзара салым салу буенча халык җыеннарын үткәрү турында бара. 2019 елның 1 гыйнварына булган мәгълүмат буенча, 8 муниципаль районның 36 җирлегендәге 86 торак пунктында үзара салым салу буенча халык җыеннары уздырылган. Җыеннарда гражданнарның үзара салым акчасына хәл ителәсе җирле әһәмияттәге мәсьәләләр һәм салым суммалары билгеләнгән.

“Шәһәр тирәсендәге бистәләр – шәһәрнең йөзен билгели. Бу Казанга, Чаллыга, Түбән Камага һәм башка шәһәрләргә дә кагыла. Аларның төзеклеген үзара салым программасы белән генә хәл итү мөмкин түгел”, - диде комитет әгъзасы Николай Рыбушкин. Депутат Татарстанның Икътисад министрлыгына “Шәһәр бистәсе” республика программасын булдырырга һәм әлеге мәсьәлә белән үзара салым программасы кысаларында түгел, ә аерым шөгыльләнергә тәкъдим итте.

“Берәүләр төрле вакытта буш җирләргә хуҗа булып алып, аларда торак йортлар төзеп сатып, акча эшләде. Ә анда су, ут, юллар белән тәэмин ителешне кем кайгыртырга тиеш? Барысы да җирле үзидарә җилкәсенә калды. Төзүчеләрнең җаваплылык мәсьәләсе законнар дәрәҗәсендә хәл итүне дә таләп итә”, - диде бу уңайдан комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин.

Депутатлар республикада Административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар турындагы белешмәлекне кәгазьдә бастыру таләбен бетерәчәк закон проектын карап тикшерделәр. "Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” 2015 елның 7 декабрендәге 116-ТРЗ законына үзгәрешләр кертүнең әһәмиятен ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин аңлатты.

Законның 28 статьясы буенча, административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар исәпкә алынырга һәм Татарстанның Административ-территориаль берәмлекләре һәм торак пунктлары реестрында теркәлергә тиеш. Шулай ук 29 статья буенча, даими рәвештә (ун елдан да соңармыйча) Татарстанның административ-территоиаль төзелеше белешмәлеген нәшер итү мәҗбүри иде.

“Бүген мәгълүмати-телекоммуникацион инфраструктура үтемле булган заманда белешмәлекне кәгазьдә бастырып чыгаруга гамәли ихтыяҗ юк. Реестр исә законнар, норматив хокукый актлар нигезендә ел саен яңартылып тора. Ун елга бер белешмәлек чыгару үзенең актуальлеген югалта. Мәсәлән, 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр Реестрга 16 үзгәреш кертелгән”, - диде министр.

Законга үзгәреш кертеп, әлеге 29 статьяны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә. 28 статьяга исә өстәмәләр кертеләчәк. “Өстәмәләрдә административ-территориаль берәмлекләрнең һәм торак пунктларның рәсми атамаларын Реестрда рус һәм татар телләрендә күрсәтергә, җаваплы орган аны үзенең рәсми сайтында урнаштырырга һәм мәгълүматны актуаль тотарга тиешлеге әйтелә, - диде Рөстәм Заһидуллин. 

Закон проекты Дәүләт Советы каравына беренче укылышка чыгарыла.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары