Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап 22 апрельдә Дәүләт Советы утырышында тыңланылачак

16 апрель 2019, 12:34

Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап 22 апрельдә Дәүләт Советы утырышында тыңланылачак
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы 22 апрельдә ачыла. Бу хакта карар Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Юрий Камалтынов рәислегендә узган Президиум утырышында кабул ителде.

Кырык җиденче утырыш көн тәртибенә 24 мәсьәлә тәкъдим ителә, аларның сигезе - республика законнары проектлары, җидесе - федераль законнар проектлары, икесе - Россия Федерациясе субъектларының закон инициативалары.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе – Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан парламентка кертелгән бу документ социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен, Хисап әзерләү барышында депутатлар тарафыннан республика Президентына юлланган сорауларга җавапларны үз эченә ала.  Хисапны депутатларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ирештерәчәк.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырышта беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2018 елның   1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге чорга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы тыңланылачак. Республика Президенты әлеге хисапны җиткерүне Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыевага йөкли.

Беренче укылышка Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы кабул иткән башка актларны бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе, татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү, инновация эшчәнлеге,  җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында  законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында  закон проектлары каралачак.

“Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты икенче укылышта каралачак.

Кырык җиденче утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты эше турында хисап та тыңланылачак. "Шул рәвешле без профиль комитетларның бишенче чакырылыш дәвамында башкарган эшләренә йомгак ясаячакбыз",  – диде Лилия Маврина.

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатларга өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләрен бушлай бирү, шул исәптән күрсәтелгән җир кишәрлекләрен инфраструктура объектлары белән тәэмин итү өлешендә, җир турындагы законнарның үтәлеше хакында мәгълүмат биреләчәк. Шулай ук  Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүнең беренче йомгаклары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматы да ирештерелер дип көтелә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары