төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Депутатлар зур сәүдә челтәрләрендә җирле җитештерүчеләрнең товарлары аз булуына борчыла

15 апрель 2019, 22:17

Депутатлар зур сәүдә челтәрләрендә җирле җитештерүчеләрнең товарлары аз булуына борчыла
Бүген Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында аерым сәүдә челтәрләренең монополизациясе, аларда җирле җитештерүчеләрнең товарлары сирәк очравы проблемасы күтәрелде. Депутатлар бу мәсьәләгә карата борчуларын җиткерделәр.

Бу хакта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп узды. Пенза өлкәсе парламенты вәкиле Михаил Лисин үзләрендәге тәҗрибә белән уртаклашып, аларда зур сәүдә челтәрләре өчен инвестицион килешү төзү шарты куелганын әйтте. Бу килешү товарларны киштәгә куюга кагыла, ягъни, зур сәүдә объекты үз киштәләрендә җирле җитештерүчеләрнең товарларын куярга бурычлы.

Бу темага депутат, "Челны-хлеб" җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов кушылды. Ул сәүдә челтәрләре икмәк продукциясенә бәяне 100 процентка арттыруларына зарланды. Аның фикеренчә, бу мәсьәләне Дәүләт Советы утырышында карап, федераль үзәккә, товарга бәя арттыруның бер чиген билгеләү мөрәҗәгате белән чыгарга кирәк.

"Федераль челтәргә продукция кую мәсьәләсе белән 2016 елдан шөгыльләнә башладык. Күпмедер дәрәҗәдә челтәрләргә кертә башладык. Кибеттә сатыла торган товар акчасының 60 проценты җитештергән кешенеке булырга тиеш. Сәүдә челтәрләре Татарстанга күп килә, халыкның монда түләргә мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта, алар үзләре белән читтән товарлар алып килә", - ди комитет рәисе Таһир Һадиев.

"Килеп кергән очракта, килешү төзергә кирәк: үзебезнең күпмедер продукция дә, әйтик, 30-40 проценты, кибет киштәләрендә булырга тиеш. Кибетләрне без сыйфатка, стандартка туры килә торган товар белән тәэмин итәргә тиешбез. Шушы әйберләр эшләнгән очракта, Курскка, Волгоградка, башка җиргә дә җибәрергә була", - ди ул.

Комитет рәисе Федераль законга да үзгәрешләр кертү кирәк, дип саный. "Җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясе күләме 30 дан алып 60 процентка якын булырга тиеш. Безнең, кызганыч, күп кенә продукция 5-6, 10 проценттан да артмый. Товарны җитештерү генә түгел, сата да белергә кирәк. Соңгы елларда күп кенә кечкенә кибет бизнеслары юкка чыкты", - дип искәртте Таһир  Һадиев журналистларга. 

Утырышта көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү турында сөйләштеләр. Комитет рәисе Таһир Һадиев чүпне аерып җыюны гамәлгә кертү эшен көчәйтергә өндәде.

"Халык, администрация, региональ оператор, депутатлар, киң җәмәгатьчелек - барыбыз бергә катнашырга тиеш. Бер органга гына йөкләгән очракта, ерып чыгып була торган эш түгел. Операторлар беренче адымнарын ясыйлар, шуңа күрә бераз ташлама да бирәбез аларга. Без аларның Дәүләт Советы утырышында да чыгыш ясауларын телибез", - диде.

"Тотрыклы эш алып барганда гына нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Кичә 45 сум түләп, бүген 76 сум түлибез икән, аермасы күренмәсә, халыкта сораулар туачак. Шул ук вакытта упкын кырыенда торабыз дияргә була, 3-4 елдан соң чүп түгә торган урыннар калмаячак. Чүпне аерып җыюны кертү эшен көчәйтергә кирәк", - дип борчуын җиткерде Таһир Һадиев журналистларга.  

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчте. Бу эш өчен региональ операторлар җаваплы. 2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде. Былтыр ике региональ оператор сайланганын әйтте.

Көнбатыш зонада - "ПЖКХ" идарәче компаниясе, көнчыгыш зонада - "Гринта" ҖЧҖ. Көнбатыш зонада Казанны исәпкә алып, 22 муниципаль берәмлек. Көнчыгыш зонада Яр Чаллыны исәпкә алып, 23 муниципаль район. 2019 елга региональ операторлар хезмәтенә бердәм тарифлар билгеләнгәнен искәртте. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бер кеше өчен 71,95 сум, шәхси торак йортларда яшәүчеләр 78,05 сум түли.

Февраль аенда халык түләүләре 87,8 процент тәшкил иткән. Илдус Насыйров каты көнкүреш калдыкларын махсус чүп җыю объектлары реестрына кертелгән полигоннарга чыгарылуын әйтте. Хәзер исемлектә 49 полигон теркәлгән.

Якын елларда чүпне сортларга аеручы 6 станция, чүп эшкәртү буенча 5 экотехнопарк-станция, 5 муниципальара полигон, 39 чүп бушату станциясе, каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы барлыкка килер дип көтелә. "ПЖКХ" идарәче компания генераль директоры Сергей Богатов фикеренчә, яңа объектларны 2022 елга кадәр файдалануга тапшыру кирәк.

"Юкса безне чүп коллапсы көтәчәк, аннары чүп җыеп бару урыны да калмаячак", - дип саный ул. Богатов чүпне ике контейнерга җыю оештырылганын әйтте. Берсенә эшкәртү өчен каралган калдыклар салына, икенчесенә - эшкәртелми торганнары. "Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык сортларга аерырга әзер. Казанда ел азагына күп фатирлы йортларда тулысынча чүпне аерып җыю системасына күчү планлаштырыла", - ди ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.