Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Юрий Камалтынов Франция сенаторлары белән очрашты

16 апрель 2019, 15:24

Юрий Камалтынов Франция сенаторлары  белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов парламентта Француз Республикасы Сенатының «Франция – Россия» дуслык төркеме" делегациясе белән очрашты. Делегацияне төркем җитәкчесе Жерар Лонге әфәнде җитәкли.

Очрашу башында Юрий Камалтынов Франциянең тарихи символы булган Парижның Нотр-Дам соборында янгын килеп чыгу уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. "Безнең өчен дә бик кызганыч хәл, бу изге урын тиз араларда яңартылыр дип өметләнәбез", - диде ул.  

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Европадан килгән коллегаларына  Татарстан парламентын формалаштыру принциплары турында сөйләде, федераль һәм төбәк  законнарын куллану үзенчәлекләрен аңлатты.

Юрий Камалтынов Татарстан Дәүләт Советының еш кына федераль хокук актларына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр кертүе хакында да әйтеп узды. Әңгәмә барышында башкарма хакимият белән граждан җәмгыятенең хезмәттәшлек формалары турында да сөйләштеләр.

Үзенең җавап чыгышында Жерар Лонге Француз Республикасы Сенатында   «Франция – Россия» дуслык төркеме"нең иң күп санлы оешма булуын, француз сенаторларының аңа бик теләп керүен әйтте.

Әңгәмә барышында кунаклар дәүләтнең территориаль бөтенлеген саклауда төбәкләрнең роле һәм аларның  федераль үзәк белән хезмәттәшлеге турында сорауларын бирделәр. Француз сенаторларын шулай ук закон чыгаручы  һәм башкарма хакимияләрнең, республиканың муниципаль хакимиятенең бергәләп эшләү механизмы, төрле диндәге милләтләрнең дус һәм тату яшәү рәвешләре  кызыксындырды.

«Без Россиянең уңай имиджын күтәрү, башка илләр белән мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен җитди эш алып барабыз. Сезнең республикага килеп Россия Федерациясендә төбәкләр дәрәҗәсендә эшләү буенча уңай тәҗрибәне күрсәтергә тырышабыз,"–  диде Жерар Лонге.

Очрашуда парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә рәисе Альберт Хабибуллин, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев,  Франция сенаторлары  Эдуард Куртиаль һәм Симон Сютур, Француз Республикасының Казандагы мактаулы консулы  Андрей Ершов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары