төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



















Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы ачылды

22 апрель 2019, 10:49

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык  җиденче утырышы ачылды
Бүген сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы ачылды. Утырыш Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза.

Президиум кырык җиденче утырыш көн тәртибенә 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның сигезе - республика законнары проектлары, җидесе - федераль законнар проектлары, икесе - Россия Федерациясе субъектларының закон инициативалары.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе – Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан парламентка кертелгән бу документ социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен, Хисап әзерләү барышында депутатлар тарафыннан республика Президентына юлланган сорауларга җавапларны үз эченә ала.  Хисапны депутатларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ирештерәчәк.

Утырышта беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2018 елның   1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге чорга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы тыңланылачак.

Беренче укылышка Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы кабул иткән башка актларны бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе, инновация эшчәнлеге,  җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында  законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында  закон проектлары каралачак.

“Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты икенче укылышта каралачак.

Кырык җиденче утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты эше турында хисап та тыңланылачак. Шул рәвешле профиль комитетларның бишенче чакырылыш дәвамында башкарган эшләренә йомгак ясалачак.

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатларга өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләрен бушлай бирү, шул исәптән күрсәтелгән җир кишәрлекләрен инфраструктура объектлары белән тәэмин итү өлешендә, җир турындагы законнарның үтәлеше хакында мәгълүмат биреләчәк. Шулай ук Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүнең беренче йомгаклары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматы да ирештерелер дип көтелә.

Парламентның профиль комитетлары рәисләре  Леонид Якунин, Шакир Яһудин, Светлана Захарова һәм депутат Рөстәм Мөхәммәдиев  көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Нәтиҗәдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кырык  җиденче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап.

4. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның           2018 елның   1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы.

5. “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында” 566-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында   (II укылыш).

6. “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”     575-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. “Татарстан Республикасы законнарын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы кабул иткән башка актларны бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында” 570-5 номерлы  Татарстан  Республикасы  законы   проекты турында  (I укылыш).

 8. “Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 578-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 9. “Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 573-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” 577-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. “Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”    572-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. “Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында” 574-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты эше турында хисап.

14. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43 статьясына үзгәреш кертү хакында” 644026-7 номерлы федераль закон проекты турында (техник җайга салу өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

15. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.7 статьясына үзгәреш кертү хакында” 645595-7 номерлы федераль закон проекты турында (җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясеннән башка йә җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясендә каралган шартларны һәм (яисә) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проектлар таләпләрен бозып  җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә хокук бозулар өчен административ тикшерү үткәрү хакында).

 16. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына җәмәгать судьясын вазыйфага вәкаләтләр чорын чикләмичә билгеләп кую (сайлау) өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 657072-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

17. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 658939-7 номерлы федераль закон проекты турында (2020 елгы UEFA футбол буенча Европа чемпионаты матчларына керү билетларын законсыз саткан өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

18. “Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында” Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 662706-7 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортларга кушып төзелгән һәм (яисә) кушып-өстәп төзелгән торак булмаган биналарда урнашкан җәмәгать туклануы объектларында җәмәгать туклануы хезмәтен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына һәм шартларына карата өстәмә чикләүләр билгеләү өлешендә).

19. “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга үзгәреш кертү хакында” 644440-7 номерлы федераль закон проекты турында (күчемсез мөлкәтне дәүләт теркәве мәсьәләсен җайга салу хакында).

20. “Россия Федерациясендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр турында” Федераль законга үзгәреш кертү хакында” 658760-7 номерлы федераль закон проекты турында (бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр аппаратына кагылышлы хокукый норма өстәү өлешендә).

21. “Россия Федерациясендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр турында” Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Хакасия Республикасы Югары Советының закон чыгару инициативасы турында.

22. “Россия Федерациясендә исәп-хисаплар башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында” Федераль законның 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 649498-7 номерлы федераль закон проекты турында (театрга керү өчен билетлар сатканда контроль-касса техникасын кулланмау хокукын бирү хакында).

23. “Россия Федерациясе Салым кодексының 1871 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 660572-7 номерлы федераль закон проекты хакында  (салым түләүченең тәмәке продукциясенә минималь ваклап сату бәяләре турында салым (таможня) органына хәбәрнамә бирү бурычын юкка чыгару турында).

24. “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә  дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эшчәнлегенә салым салу өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 679903-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

 25. “Россия Федерациясе Салым кодексының 33333 һәм 33335 статьяларына мәдәни кыйммәтләрне вакытлыча читкә чыгаруга бәяләмә (рөхсәт бирү документы) биргән өчен дәүләт пошлинасының иң чик күләмен билгеләү һәм аерым категориядәге физик затларны дәүләт пошлинасын түләүдән азат итү өлешендә  үзгәрешләр кертү турында” 682283-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

26. “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” 682417-7 номерлы федераль закон проекты турында (яшелчәчелек яки бакчачылык белән шөгыльләнүче затларның түләүләре өлешендә).

27. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 677227-7 номерлы федераль закон проекты турында (хезмәткәрнең хезмәт хакы күчерелергә тиешле кредит оешмасын үзгәртү хокукыннан файдалануына эш бирүче каршы килгән өчен  административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

 28. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8 статьясына үзгәреш кертү хакында” 674572-7 номерлы федераль закон проекты турында (халыкның социаль якланмаган категориясе вәкиленә башка гражданнар белән бертигез шартларда товарлар, эшләр яисә хезмәт күрсәтүләр алу мөмкинлеге бирмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү максатларында).

29. “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент” Федераль законының 76 статьясына үзгәреш кертү турында”                    661305-7 номерлы федераль закон проекты хакында (шәһәр округларының авыл торак пунктларында беренче янгыннан саклау бүлекчәсенең чакыру урынына килеп җитү вакытын төгәлләштерү өлешендә).

30. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.13 статьясындагы 3 өлешенә үзгәрешләр кертү хакында” 664999-7 номерлы федераль закон проекты турында (мәҗбүри эшләр рәвешендәге административ җәзаны балигъ булмаганнарга карата куллану хакында).

31. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына башка затларның иминлеген тәэмин итү өчен судьяларның һәм прокурорларның кагылгысызлыгы чикләрен төгәлләштерү максатларында үзгәрешләр кертү турында” 512278-7 номерлы федераль закон проекты хакында (судьяларга һәм прокурорларга карата административ эшчәнлек кысаларындагы эш буенча тәэмин итүнең аерым чараларын күрү мөмкинлеге өлешендә).

 32. “Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тартудан  гражданнарның сәламәтлеген саклау турында” Федераль законның 18 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”  660585-7 номерлы федераль закон проекты турында (тәмәке продукциясен идентификацияләү  чаралары белән мәҗбүри маркировкалау өлешендә).

 33. “Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында” Федераль законның 1 һәм 44 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 672181-7 номерлы федераль закон проекты турында (“наркомания белән авыручы” төшенчәсен төгәлләштерү өлешендә).

 34. Хөкүмәт сәгате: “Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләрен бушлай бирү, шул исәптән күрсәтелгән җир кишәрлекләрен инфраструктура объектлары белән тәэмин итү өлешендә җир турындагы законнарның үтәлеше хакында”.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.