Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Мәдәни мирас объектлары турында законга үзгәрешләр кертелә

22 апрель 2019, 13:35

Мәдәни мирас объектлары турында законга үзгәрешләр кертелә
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектын тәкъдим итте. Докладчы әйтүенә караганда, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнгән вакытта Комитетка төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кермәгән.

"Комитет исемнән тәкъдим ителгән төзәтмәләр 2019 елның 21 февралендә гамәлгә кергән 11-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният ядкарьләре) турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль законга туры китерү максатыннан эшләнде", - дип аңлатты Разил Вәлиев.

Әлеге закон Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 20 февраленнән 176 номерлы Указына кертелгән музей-тыюлыклар территориясендә урнашкан ансамбльләрнең һәм истәлекле урыннарның һәр объектын теркәп, исәпкә алуны күздә тота.

Федераль закон нигезендә ансамбль составындагы яисә истәлекле урыннардагы объектларны теркәү 2025 елның 1 гыйнварына кадәр башкарылырга тиеш.

Закон проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары