Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Депутатлар Хөкүмәткә тәкъдим итә

22 апрель 2019, 17:11

Депутатлар Хөкүмәткә тәкъдим итә
Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында, йорт ишегалларын ямьләндерүгә игътибар юнәлтү кирәклеген әйтте. Депутат парламентның 47нче утырышында «Бердәм Россия» фракциясе исеменнән чыгыш ясады.

Дәүләт Советы утырышында бүген 2018 елда республиканың башкарма хакимият органнары эше турында доклад тәкъдим ителде.

Альберт Хәбибуллин ишегаллары кешенең көен сен күрә торган, иң якын җәмәгать киңлеге булуын билгеләп узды. «Казанда һәр икенче ишегалды ремонт, асфальт юл, балалар яки спорт мәйданчыгы көтә. Ә республиканың башка районнарында төзек ишегаллары күпкә азрак. Кешеләр яшел зоналарны ямьләндерүне, парковка урыннарын киңәйтүне, территорияне межалауны сорый», - диде.

«Без киләсе елдан, җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында, ишегалларын төзекләндерүгә чаралар бүлеп бирелүен сорыйбыз. Һәр йорт шушы программа керә алырлык булсын», - ди Альберт Хәбибуллин.

Альберт Хәбибуллин ишегалларын ямьләндерү эшләре халыкның тулы ризалыгы белән башкарылрга тиешлеген искәртте. «Фатир хуҗалары эскәмияләр, парковкалар кайда булуын, ишегалдында спорт мәйданчыгымы әллә балаларга уен зонасымы – үзләре хәл итәргә тиеш», - ди депутат.

Ул ишегаллары планын эшләү бәхәс уятачагын да таныды. «Без, «Бердәм Россия» партиясе, шушы очрашу, фикер алышуларны оештыру эшенә актив кушылырга әзер», - диде. Бүген Татарстанда 10 850 ишегалды булганын әйтте.

Депутат балалар бакчаларына чират формалаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кирәк дип тә саный.

«Яңа балалар бакчалары төзү, вариатив формалар үсеше, дәүләт-хосусый партнерлык ярдәмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар даими артып тора. Балалар бакчаларына чират проблемасы акрынлап хәл ителә. Ләкин балаларына ноябрь, декабрьдә генә өч яшь тулган ата-аналар проблемага юлыга. Алар балалар бакчасына юлламаны киләсе елда гына ала», - диде Альберт Хәбибуллин.

Ул әни кешенең баласына өч яшь тулгач эшкә чыгарга тиешлеген искәртте. «Бу сорауга игътибар бирүегезне һәм балаларның чиратын формалаштырганда, группалар комплектланганда балаларның яшен исәпкә алу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», - диде Хәбибуллин.

Депутат чыгышында күптән түгел яшүсмерләрне кыйнау фактлары ачыкланганына тукталды. «Экспертлар бу мәрхәмәтсезлек очракларын укучыларның оешкан җинаятьчел группировкаларга җәлеп ителүе белән бәйли», - диде. Моңа бәйле рәвештә, группировкалар феномены белән кабат очрашмас өчен, Татарстан Хөкүмәтенә профильле министрлыкларның яшьләр даирәсендә профилактик эшен көчәйтүне тәкъдим итте.

Альберт Хәбибуллин мәктәпләрне штаттагы психологлар белән тәэмин итүгә игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Өстәмә белем, спорт белән шөгыльләнү һәр гаилә өчен үтемле булырга тиеш, диде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары