Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Фәрит Мөхәммәтшин: Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итүнең чын максатына ирешелмәде

22 апрель 2019, 21:02

Фәрит Мөхәммәтшин: Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итүнең чын максатына ирешелмәде
Күп балалы гаиләләргә җир биреп, торак белән тәэмин итү максатына ирешелмәде. Татарстан Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 47нче утырышында шулай дип белдерде. ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Хөкүмәт сәгате кысаларында, җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин күп балалы гаиләләргә җир бирүдә проблемаларны билгеләп узды. Гамәлгә кергән вакытта программаның асылында гаиләләрне тораклы итү күздә тотылганын искәртте. "Җир бирделәр, ә күп балалы гаиләләрнең йорт төзерлек мөмкинлекләре булмады. Бер елдан федераль үзәк җирләрне сатарга яки бүләк итәргә рөхсәт итсә дә, барыбер көтелгән максатка ирешелмәде", - диде ул.

"Төбәк берүзе генә хәл итәрлек мәсьәлә түгел бу. Тагын чараларын уйларга кирәк. Һаман акча җитмәүгә кайтып кала. Участок өчен акча алып, аны сатып та, күп балалы гаиләләр барыбер кысын шартларда яши", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Бүген җир кишәрлекләрендә инфраструктура объектлары булдыру кирәклеге дә әйтелде.

Азат Хамаев әйтүенчә, Татарстанда күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү күрсәткече бүген 67 процентка тәңгәл.

26 районда җир биләмәләре белән 90 процент күләмендә тәэмин итүгә ирешкәннәр. Тугыз район күп балалы гаиләләргә җир бирү планын 80 проценка кадәр үтәгән. Казанда ул 80 проценттан кимрәк. Тик кайбер районнарда ул бу эш сүлпән баруын әйтте.

Республикада күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирелә башлаган 2011 елдан бирле 33 мең гаилә җир кишәрлеге алган.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары