Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


















Парламентта "Экология" илкүләм проектын башкару буенча җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрелде

23 апрель 2019, 14:36

Парламентта "Экология" илкүләм проектын башкару буенча җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрелде
Бүген ТР Дәүләт Советында "Экология" илкүләм проектын Татарстанда тормышка ашыруга багышланган җәмәгатьчелек тыңлаулары үтте. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, илкүләм проектларны үтәү буенча эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Очрашуны ачып, Татьяна Ларионова илкүләм проектларның халык тормышын яхшыртуга юнәлтелгәнлегенә басым ясады.

ТР Иктисад министры урынбасары Олег Пелевин әйткәнчә 13 проект киләсе биш елда илнең төп социаль-икътисадый үсеш документы булып торачак. Алар барысы да берничәшәр федераль проектны берләштерә. Шулардан 40 проектта Татарстан катнаша.  

Парламентның экологик комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Гайзәтуллин "Экология" илкүләм проектын тормышка ашыруда республиканың берничә министрлыгы һәм барлык муниципалитетлар катнашканын белдерде. Проект халыкны чиста су белән тәэмин итү, Иделне саклау һәм коммуналь калдыклар белән яңача эшләүгә күчү белән бәйле.

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков "Экология" проектына Татарстаннан кертелгән яки кертеләчәк объектлар турында мәгълүмат бирде. Шул исәптән 5 чүплекне тигезләү, зарарлы калдыклар җыелган ике объектны ябу, Лаеш районында ике сусаклагычны төзекләндерү, Чаллыдагы Мәләкәс инешен чистарту күздә тотыла. Түбән Кама тирәсендә файдаланмыйча ята торган нефть үткәргечләрне сүтеп алырга, Казан канализациясенең биологик чистарту корылмаларының ләм мәйданчыларын тигезләргә һәм елгалар төбенән 21 судноны чыгарырга мөмкин булачак.

Төзелеш һәм архитектура министрлыгының "Экология" проекты кысаларындагы планнары турында әлеге ведомствоның җитәкчесе урынбасары Илдус Насыйров сөйләде. Ул әйткәнчә, республика "Каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең яңа системасына күчү" федераль проектында да актив катнашырга җыена.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстанда урман мәйданнарын саклау һәм арттыру максатында "Урманнарны саклау" программасына 86,8 млн сум акча бирелә. Проектта катнашу республиканың бу юнәлештәге күп проблемаларын чишәргә ярдәм итәчәк.

Аннары чыгыш ясаучылар тыңлауларда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

 Очрашуга йомгак ясап, Татьяна Ларионова муниципаль хакимиятләрне илкүләм проектларда тагын да активрак катнашырга өндәде һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлгән эшләргә халыкның лаеклы бәя бирәчәгенә ышаныч белдерде.  

Матбугат хезмәте