Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Россия Закон чыгаручылар советы Татарстанның закон чыгару инициативаларын хуплады

23 апрель 2019, 16:15

Россия Закон чыгаручылар советы Татарстанның закон чыгару инициативаларын хуплады
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Ул РФ Федераль Собраниесе каршындагы Россия Закон чыгаручылар Президиумы һәм советы, комиссияләр утырышларында катнаша.

Парламентарийлар Россия Президентының Юлламасы  регионнарда ничек тормышка ашырылу мәсьәләсен тикшерергә һәм РФ субъектларының бюджет тәэмин ителеше буенча дифференциацияне киметү чаралары хакында сөйләшергә ниятлиләр. Болардан тыш, мәгарифкә һәм балалы гаиләләрне дәүләт яклавына кагылышлы сораулар да игътибар үзәгендә булачак.  Бу темалар  иртәгә Закон чыгаручылар Президиумы һәм советы утырышы көн тәртибенә кертелгән. Чарада Россия Президенты Владимир Путинның да катнашуы көтелә.

Бүген исә Санкт-Петербургта Кырым Республикасының һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәренең Россия Федерациясенең  хокук системасына кереп китүе мәсьәләсе буенча Комиссия утырышы булды.

Закон чыгаручылар мәйданы регионнардан килгән закон чыгару  инициативаларын карау һәм хуплау  өчен актив файдаланыла. Бүгенге утырышта  Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кертелгән   гражданнар кулланылышында булган кораллар әйләнешен  чикләүгә кагылышлы закон чыгару инициативалары тикшерелде. Комиссия әгъзалары федераль законга тәкъдим ителгән әлеге үзгәрешләр мәгариф оешмаларында куркынычсызлык чараларын көчәйтә, дигән фикердә.

Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгару инициативаларының асылын аңлатып, бу нисбәттән башка төбәкләрдәге коллегалары тарафыннан да хуплау булуын әйтте.  2018 елның 26 ноябрендә РФ ФС Дәүләт Думасына  тәкъдим ителгән ике закон чыгару инициативасы - «Корал турында» федераль законга һәм  Административ хокук бозулар  турында РФ кодексына үзгәрешләр кертүне тәкъдим  итә. Сүз гражданнарга корал сатып алуга рөхсәтне 18 яшьтән 21 яшькә күтәрү  һәм корал тотуга җаваплылыкны арттыру турында бара.

Закон чыгаручылар советының Татарстан парламентының закон чыгару инициативаларын хуплау турында карары  РФ ФС Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитетына җибәрелде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте