Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин:" Үзмәшгульләрне тикшерүгә мораторий кертергә тәкъдим итәбез"

04 май 2019, 15:16

Фәрит Мөхәммәтшин:" Үзмәшгульләрне тикшерүгә мораторий кертергә тәкъдим итәбез"
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин үзмәшгульләр эшчәнлеген тикшерүгә мораторий кертергә тәкъдим итте. Бу хакта парламент башлыгы бүген Казанда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү кысаларында узган дебатлары вакытында әйтте.

«Барлык норматив база гадиләшкәнгә кадәр, үзмәшгульләрне тикшерү өчен мораторий кертергә тәкъдим итәбез. Үзмәшгульләрне яклау һәм үстерү - үз гаиләләре һәм бөтен республика файдасына җаваплы һәм мөстәкыйль эшләүче гражданнар җәмгыятен төзү мөмкинлеге ул. Татарстан Дәүләт Советының киләсе чакырылышында без аларны яклауга игътибар итәргә тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия» бүген федераль үзәккә үзмәшгульләр эшен җайга салучы барлык закон нормаларын һәм кагыйдәләрне яңадан карау кирәклеге турындагы инициатива белән чыга, дип өстәде ул.

«Барысын да үзмәшгульләр эшчәнлеге таләпләренә һәм спецификасына туры китерергә кирәк. Аңлаешлы, үтә күренмәле һәм, иң мөһиме, үтәлердәй гади кагыйдәләр җыелмасын булдыру, – диде ул. – Татарстанда безнең өчен үзмәшгуль һәр кеше мөһим. Үз эшләре, үз гаиләләре өчен җаваплылык алган кешеләр - дәүләтнең таянычы. Бу категория кешеләрен хупларга кирәк».

Партиянең Татарстан бүлеге Секретаре сүзләренә караганда, республикада агымдагы ел башыннан үзмәшгульләр сыйфатында 9,5 мең кеше теркәлгән. «Өстәвенә, төрле яшьтәге кешеләр, мәсәлән, 14 яшьлек үсмерләр һәм пенсия яшендәге кешеләр үзмәшгульләр булырга тели», - дип әйтте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук хәзерге вакытта үзмәшгульләрнең үз продукциясен һәм хезмәтләрен рекламалау мөмкинлеге турындагы мәсьәлә уйланыла, диде. «Аларның абруен чын эшмәкәр, эшкуар дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә кирәк дип уйлыйм. Алар - легаль эшләүче кешеләр, аларга ярдәм итәргә кирәк. Бизнес-структураларга ихтирамлы мөнәсәбәт культурасы булдырырга кирәк», - дип йомгаклады ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары