Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
















Яшьләр Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

07 май 2019, 17:14

Яшьләр Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Горький паркы янындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына  багышланган акциядә республиканың милли-мәдәни мохтариятләр  җитәкчеләре,  яшьләр оешмалары вәкилләре, студентлар катнашты.

 «Әлеге мәйдандагы Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышында ил азатлыгын яклап һәлак булган солдатларны, фронттан кайтып халык хуҗалыгын аякка бастырган фидакарь затларны һәм тылда Җиңү таңын якынайтуга зур өлеш керткән хезмәтчәннәрне искә алу күркәм гадәткә әйләнде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул күпмилләтле республика халкының Җиңү өчен күп нәрсә эшләвен искәртте.

«Татарстаннан 700 меңнән артык кеше яу кырына китте. Аларның күбесе орден-медальләр белән бүләкләнде, Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек булды. Яртысына якыны сугыштан өйләренә әйләнеп кайтмады. Без аларны зур хөрмәт белән искә алабыз», - дип билгеләп үтте парламент башлыгы. 

Тантанада катнашучыларга Татарстанның Яшьләр ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров һәм Яшьләр эше буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та мөрәҗәгать иттеләр.

Акцииядә катнашучылар төрле телләрдә  Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары