Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Дәүләт Советы муниципаль депутатларның керемнәрен деларацияләү турында федераль законнар проектларын хуплады

07 май 2019, 17:50

Дәүләт Советы муниципаль депутатларның керемнәрен деларацияләү турында федераль законнар проектларын хуплады
Татарстан Дәүләт Советы муниципаль депутатларның керемнәрен деларацияләү һәм коррупциягә каршы тору, һәм Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның гомум принциплары турында федераль законнар проектларын хуплады. Бу хакта карарлар бүен Дәүләт Советы Президиумында кабул ителде. Әлеге закон проектлары даими нигездә эшләмәүче авыл җирлекләре депутатларының керемнәрен деларацияләү тәртибен гадиләштерә, коррупцион хокук бозуларны кисәтә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аз керемнәрне декларацияләү авыл җирендә депутатларны табуны кыенлаштыруын әйтте.

“Авыл депутатларының шактый өлеше – бюджет өлкәсендә эшләүче кешеләр – укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, эшчеләр һәм пенсионерлар. Керемнәрне хезмәт хакы яки пенсия итеп алучы гражданнар”, - диде Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Аның әйтүенчә, депутат вәкаләтләрен даими булмаган нигездә гамәлгә ашырган авыл кешеләренең үз статусыннан файдаланып табыш алу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. “Декларатив документларның зур пакетын тутыруга куелган таләпләр җирле үзидарә органнарының авыл дәрәҗәсендәге үзенчәлекләрен хисапка алмый. Документ эшләрендә авырлыклар туа”, - диде ул.

Тәкъдим ителгән закон проекты зур килешүләрне генә декларацияләүне күздә тота. “Үзгәрешләр кертү авыл җирлекләренең көчле һәм нәтиҗәле депутатлар корпусын формалаштыруга, җирле үзидарәнең кешеләргә иң якын дәрәҗәдә үсеш алуына булышлык күрсәтәчәк”, - диде Альберт Хәбибуллин.

Закон проекты хупланды. “Халкы бер-берсен бик яхшы белгән 50 кешелек авылда бик аз керемнәрне декларацияләү намуслы һәм сәләтле авыл советлары депутатларын эзләп табуны тоткарлый. Минемчә, хупларга кирәк”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары