Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин: "Төбәк аспекты Россия-Япония хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлек ача"

13 май 2019, 19:07

Фәрит Мөхәммәтшин: "Төбәк аспекты Россия-Япония хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлек ача"
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәк аспекты Россия-Япония хезмәттәшлеге яңа «мөмкинлекләр тәрәзәсен» ача дип саный.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә. Ул анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия һәм Япония губернаторлары Советы утырышында катнашты. Россия һәм Япония губернаторлары советы соңгы тугыз елда беренче тапкыр Россия башкаласында уза.

Яклар икътисад, цифрлы технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек, гуманитар элемтәләрне активлаштыру, шулай ук Япония һәм Россиянең кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

«Очрашу форматы Татарстан өчен дә, Россия төбәкләре өчен дә кызыксыну уята, - диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга. - Татарстан - нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше, авиатөзелеш, корабль төзелеше актив рәвештә тәкъдим ителгән Россиянең үсеш алган субъекты. Безнең үзара мәнфәгатьләр векторы туры килә, без кайбер Япония предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәбез».

Хәзерге вакытта Россия һәм Япония губернаторлары Советының киләсе утырышын Казанда үткәрү мөмкинлеге карала.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Россия Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты җитәкчесе, Россия Антропологлар һәм этнологлар ассоциациясе президенты Валерий Тишков белән фикер алышты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте