КПРФ фракциясе төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашында киңәшмә уздырды
16 май 2019, 14:02
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе парламентарийларның төрле дәрәҗәдәге депутатлар белән үзара эшчәнлеген ныгытуга багышланган киңәшмә уздырды. Анда фракциянең җитәкчесе Хафиз Миргалимов, парламент депутатлары Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып җибәреп, Хафиз Миргалимов 2019 елның көзенә билгеләнгән сайлауларга әзерлек чорында республикадагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында сөйләде. Ул әйткәнчә, партиянең республика бүлеге дәүләт һәм муниципаль органнарда коммунист депутатларның санын арттыру бурычын куя. Парламентарий җирле депутатларның үз төбәкләрендә яшәүчеләр ихтыяҗларын якларга тиешлеген искә төшерде һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән активрак эшләргә өндәде.
Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев киңәшмәдә катнашучыларга фракция әгъзаларының закон чыгару эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Парламентарийларның конкрет эшләре турында хәбәр итеп, ул соңгы айларда фракция адресына чүп чыгару системасы, тузган тораклардан күченү, бакчачылар һәм башкалар белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең артуын билгеләп үтте.
Депутат Александр Комисаров үз чыгышында авылда яшәүче сайлаучыларның авырлыкларына игътибар итте. Аларны ярдәмче хуҗалык алып бару, фермерлык хуҗалыкларына дәүләт ярдәме, социаль учреждениеләрнең эшләве борчый, диде ул. Һәм бу проблемаларны хәл итү буенча федераль, республика һәм җирле дәрәҗәдәге депутатларның бергәләшеп эшләве кирәк.
Киңәшмәдә шулай ук муниципаль хакимият органнары вәкилләре дә чыгыш ясады.
Матбугат хезмәте
|