Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Республиканың социаль-икътисади үсешенә«Макдоналдс» зур өлеш кертә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

17 май 2019, 20:29

Республиканың  социаль-икътисади үсешенә«Макдоналдс» зур өлеш кертә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Макдоналдс»ның Татарстанда эшли башлавына егерме ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада катнашып, компания коллективын котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин«Макдоналдс»ның социаль юнәлешле  компания булуына,  сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәләрендә төрле программаларны тормышка ашыруда актив катнашуына, актив тормыш образын  пропагандалавына игътибар юнәлтте. Шушы егерме ел эчендә компания Татарстанда хәйриячелеккә 155 миллион сумнан артыграк акча тоткан.

2013 елда «Макдоналд Роналд йорты» хәйрия фонды  Казанда Россиядә беренче булып «Макдоналд Роналд йорты» төзелешен тәмамлаган. Бу максатка компания 120 миллион сум акча тоткан.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, «Макдоналдс» тавык ите, салат җитештерүче Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең 1999 елда, Татарстан Премьер-министры булып эшләгән чорында, «Макдоналдс» челтәрен оештыручы Хәмзат Хасбулатов белән Казанда беренче тиз арада туклану  ресторанын ачуларын искә төшерде. Тора-бара мондый рестораннар Татарстанның башка шәһәрләрендә дә ачыла.

Истәлекле дата уңаеннан Фәрит Мөхәммәтшин Хәмзат Хасбулатовка ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

«Моннан 20 ел элек ачылган, республикада яшәүчеләр тарафыннан хупланган әлеге карар дөрес булган һәм үз-үзен аклаган дип ышанып әйтә алам», – дип тәмамлады сүзен парламент башлыгы. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте