Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










КПРФ фракциясе инвалидларның проблемалары турында сөйләшкәндә сәясәткә кагылмаска тәкъдим итә

21 май 2019, 13:51

КПРФ фракциясе инвалидларның проблемалары турында сөйләшкәндә сәясәткә кагылмаска тәкъдим итә
Бүген Дәүләт Советында инвалидлар проблемалары турында түгәрәк өстәл янында киңәшмә булды. КПРФ фракциясе җыйган очрашуда парламент һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачканда, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстанда инвалидларның проблемаларын чишүгә юнәлтелгән дәүләт программаларын искә алды. "Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус шартлар тудыру - нинди партиядә торуыбызга һәм нинди министрлыкта эшләвебезгә карамастан, безнең барыбызның да уртак бурычыбыз, - диде парламент депутаты. - Кешеләр безгә торак шартларын яхшырту, дарулар һәм индивидуаль реабилитация чаралары белән тәэмин итү, җәмәгать транспортына керү мөмкинлекләре, инвалидларга хезмәт күрсәтү өчен түләү күләме, Казанда бушлай машина кую урыннары, спорт залларына үтү шартлары һәм башкалар турында мөрәҗәгать итәләр. Билгеле булганча, андый шикаятьләр министрлыкларга һәм муниципаль  хакимият органнарына тагы да күбрәк килә. Ул проблемаларны "монысы - безнеке, бусы - сезнеке" дип бүлгәләүгә, әлеге проблеманы сәясиләштерүгә без каршы. Шуңа күрә без аларны бергәләшеп чишү яклы".

Киңәшмәдә катнашкан инвалидлар, мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре үзләренең кыенлыклары турында сөйләделәр, бу юнәлештә башка регионнарның эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм проблеманы чишү турында кайбер тәкъдимнәрен бирделәр.

Аннары төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм дәүләт программаларын үтәү чаралары турында сөйләделәр.

Парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова игътибарны инвалидларга хезмәт күрсәтә торган объектларны сак тотуга карата гражданнарның карашына юнәлтте. Респбуликада "Уңайлы мохит" программасы буенча бик зур эш башкарылды, - диде ул. - Ләкин инвалидлар өчен төзелгән күпме пандус һәм лифтлар җимерек хәлгә төшкән. Депутат яисә министр һәр конкрет объетны саклап басып тора алмый бит инде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларын башкалар аңласыннар иде! Менә шул юнәлештә дә безнең бик күп эшлисебез бар әле".

Фикер алышуларга йомгак яасп, Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев инвалидлар мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның җәмгыятьтә үз урынын табуга ярдәм итү максатында бергәләшеп эшләргә өндәде.

Матбугат хезмәте