Дәүләт Советының яңалыклары

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә

22 май 2019, 12:22

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә. Гомеренең чирек гасырдан артыграк өлешен ул Татарстан парламентын җитәкләүгә багышлады, биш чакырылыш дәвамында республика Дәүләт Советы рәисе вазыйфасын башкара.

Беренчеләрдән булып аны Россия Федераль  Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлады.

«Тәҗрибәле һәм компетентлы дәүләт эшлеклесе, талантлы һәм максатчан җитәкче буларак, Сез Татарстанның эзлекле үсешен законнар белән тәэмин итү, аның куәтле социаль-икътисади потенциалын тормышка ашыру өчен күп эшләр башкарасыз», – дип яза Валентина Матвиенко котлау телеграммасында.

«Югары һөнәри осталыгыгыз, җаваплылык, кешеләргә карата игътибарлы һәм ярдәмчел мөнәсәбәтегез белән Сез кешеләр хөрмәтен яуладыгыз. Сезнең эшчәнлегегез киләчәктә дә республика мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдереләчәгенә ышанам», - дип билгеләп үтә Россия Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин сәяси эшне актив иҗтимагый эшчәнлек белән бергә алып бара. «Татарстан – новый век» — «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтен җитәкли, «Бердәм Россия» партиясенең иң зур төбәк бүлекчәсе  Секретаре  булып тора, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советын җитәкли.

Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа оешмасында актив эшчәнлеге өчен, Европа Советының аерым хөрмәтләү билгесенә, Мактаулы әгъзасы исеменә лаек булган Россия делегациясе составындагы Татарстанның беренче вәкиле булды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте