Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

















Парламент комиссиясе республикада җинаятьчелек белән көрәш турындагы законнарны үтәү юлларын камилләштерү яклы

22 май 2019, 14:35

Парламент комиссиясе республикада җинаятьчелек белән көрәш турындагы законнарны үтәү юлларын камилләштерү яклы
Бүген парламентның законнарны һәм аларны куллану практикасын күзәтү комиссиясе утырышы булды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә узган утырышта "Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү турында" республика законына мониторинг үткәрү нәтиҗәләре тикшерелде.

Әлеге законның үтәлеше турында ТР Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров һәм ТР Прокуроры урынбасары Марат Долгов мәгълүмат бирделәр.

Марат Айдаров үз чыгышында закон үтәлешен тәэмин итәгә тиешле дәүләт программасы кысаларында 16 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелүе турында хәбәр итте. 2018 елда Татарстанда, алдагы ел белән чагыштырганда, җинаятьчелек 5,4 процентка кимегән.

ТР Прокуроры урынбасары Марат Долгов сөйләгәнчә, республикада җинаятьчелекнең соңгы ун елда кимүгә табан баруы күзәтелгән, әмма бу динамика хәзер тискәре якка үзгәргән.

Аннары комиссия утырышында Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат хәмидуллин һәм Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясадылар.

Мәсьәлә буенча фикер алышуларда ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин һәм башкалар катнашты.

Утырыш эшенә йомгак ясап, Юрий Камалтынов комиссия әгъзаларын һәм министрлыклар-ведомстволар, муниципалитетлар вәкилләрен конкрет тәкъдимнәр бирергә чакырды. "Безгә районнардан эшләгән эш турындагы хисап кирәкми, - диде ул. - Республикада да, урыннарда да бик күп эш башкарыла - анысын барыбыз да беләбез. Комиссиягә бу юнәлештә законны башкару механизмнарының җитешсезлекләрен белү һәм кайсы юнәлешкә игътибарны артырырга кирәклеге мөһимрәк. Сез, районнардагы хакимият, халыкка иң якын орган вәкилләре, проблемаларны яхшырак беләсез. Шуңа күрә сездән тәкъдимнәр көтәбез".

Матбугат хезмәте