төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото













Разил Вәлиев: «Милләтне саклауда музыка мөһим роль уйный»

22 май 2019, 17:07

Разил Вәлиев: «Милләтне саклауда музыка мөһим роль уйный»
Бүген Дәүләт Советында "Татарстан Республикасында музыка сәнгатенең үсеш концепциясе турында" матбугат конференциясе булды. Журналистларның соравына парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия композиторлар союзы идарәсе рәисе, Татарстан композитор союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин җавап бирде.

"Музыка, тел белән беррәттән, милләтнең саклануында мөһим роль уйный",  – дип басым ясады Разил Вәлиев  һәм әлеге концепциянең республикада яшәүче төрле милләтләрнең музыкаларын үстерүгә юнәлтелгән булуын әйтте.

 “Безнең Дәүләт Советына музыка сәнгатенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә. Без бу проблеманы үзебез генә хәл итә алмыйбыз. Хөкүмәтебез, мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, белгечләребез, уку йортларыбыз бар. Алар белән киңәшкәннән соң Татарстанда музыка сәнгатен үстерү буенча концепция кабул ителергә тиеш дип санадык”, - дип аңлатып үтте комитет рәисе.

Концепция булдыру идеясе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккан.  Ул бу нисбәттән Татарстан Президентына мөрәҗәгать  иткән. “Хатта планка бик югары куелган иде. Без киләчәктә Татарстанда музыка сәнгатен үстерү буенча дәүләт программмасы булдыруны күздә тотабыз. Концепция аның беренче адымы булырга тиеш”, - диде Разил Вәлиев.

 Аның фикеренчә, музыка сәнгате үсеше ул мәдәният министрлыгына гына бәйле проблема түгел. “Монда мәгариф системасы да, Казан дәүләт консерваториясе һәм башка югары белем уку йортлары да катнашырга тиеш. Алар барысы да катнашсын өчен Хөкүмәт карары кирәк. Мәдәният министрлыгы үзенә караганын башкара алса, алга таба Хөкүмәт карарлары да чыгра, Дәүләт программасы да булыр”, - ди ул.

Ирада Әюпова концепциянең өч юнәлешен аерып күрсәтте. Беренчедән, ул музыкаль белем бирүне билгеләп үтте. “Беренче акцент – музыкаль белем бирү системасын милли музыкаль мәдәнияткә яраклаштыру. Без мәгариф системасына федераль стандартлар белән эш итәбез, анда милли мәдәният аз яктыртыла. Милли мәдәниятнең үз тамырлары һәм үзенчәлекләре бар”, - ди министр.

Икенче яссылыкта ул фәнни тикшеренүләрне күрә. “Мәгариф системасы гыйльми тикшеренүләр белән бара. Бу - милли музыка тарихы да, композиторларыбыз эшчәнлеге дә, җиде-сигез гасыр элек музыкаль мәдәният торышын күзаллаулар да. Безнең халык уен кораллары буенча проблемаларыбыз зур. Халык уен кораллары буенча музыкаль коллективларыбыз бар, ләкин аларда уен коралларының тулы палитрасы юк. Бу тулы бер эзләнүләр юнәлеше”, - ди Ирада Әюпова.

Өченче юнәлеш - музыкаль профессиональ белем алган яшьләргә Татарстанда эшләү мөмкинлеге тудыру. “Яшьләребезгә иҗат итү өчен шартлары тудырырга кирәк”, - ди министр. Ул бу юнәлшетәге эш итеп “Минем Такташ” операсының премьерасын атады.

Рәшит Кәлимуллин төрки илләр композиторларының милли уен кораллары өчен көй язуда методик ярдәм күрсәтергә әзер булуларын әйтте.

Әлеге фикерне дәвам итеп Разил Вәлиев бу нисбәттән Көнбатыш тәҗрибәсен генә түгел, бәлки татар мәдәниятенең нигезендә яткан Көнчыгыш тәҗрибәсен дә куллану кирәклеген искәртте.  "Без  тамырлырыбызны онытырга тиеш түгел", – диде ул.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте "Татар-информ" МА язмаларына нигезләп, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.