Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









КПРФ депутатлары "сугыш балалары"на ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләштеләр

23 май 2019, 15:16

КПРФ депутатлары "сугыш балалары"на ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләштеләр
Бүген КПРФ фракциясе, республика парламентарийлары, Чувашстаннан килгән депутатлар, республика министрлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында, Дәүләт Советында түгәрәк өстәл уздырды. Анда сүз "сугыш балалары"на социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында барды.

Түгәрәк өстәлне ачып, фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов коммунист депутатларның "сугыш балалары"на дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. "2013 елда Татарстан парламенты, КПРФ депутатлары тәкъдиме белән, "Сугыш балаларына дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында" закон проектын караган иде, - диде ул. - Тагын өч елдан соң, 2016 елда, Россия Дәүләт Думасы Татарстан Дәүләт Советы инициативасы белән кертелгән шундый ук закон проектын карады. Җәмгыятьтә андый законның кирәклеген аңлау бар, дәүләт хакимияте дә проблеманың җитдилеге белән килешә, ләкин закон һаман кабул ителми. Ә бит "сугыш балалары"ның саны елдан-ел кими бара".

Депутат Артем Прокофьев, Россия Статистика идарәсенең 2018 елгы 562нче приказы "сугыш балалары" дигән категорияне рәсмиләштергән, дип белдерде. "Сугыш балалары ул - 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр арада туган, Бөек Ватан сугышы чорында СССР территориясендә яшәгән, РФ субъекты законнары һәм хокук актлары нигезендә социаль ярдәм алучы Россия гражданнары", - дип, документтан өзек китерде ул. Депутат сүзләренчә, Россия Федерациясенең күп кенә регионнарының парламентлары бу сорауны актив өйрәнәләр һәм шактый эш башкарганнар, кайбер өлкәләр һәм республикалар үз законнарын кабул иткәннәр дә инде.

Чабаксар шәһәр җыены депутаты Кирилл Семенов, Идел буе федераль округының торак-коммуналь сораулары буенча Иҗтимагый оешмалар координация советы рәисе Тамара Манаева, җәмәгатьчелек вәкилләреДмитрий Скотников, Анатолий Бакуркин һәм башкалар "сугыш балалары"на социаль ярдәм күрсәтүнең законлы базасын булдыру буенча уртак эш перспективалары турында фикерләре белән бүлештеләр.

ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Светлана Гайдук, ТР Хезмәт, мәшгулият һәм социаль  яклау министрлыгы вәкиле Елена Зенина һәм ТР Икътисад министрлыгы вәкиле Айсылу Гафурова республика хакимият органнары тарафыннан кешеләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Алар әйткәнчә, "сугыш балалары" категориясенә туры килгән гражданнарның 70 процентка якыны төрле программалар буенча күп төрле ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына ия.

Түгәрәк өстәл эше йомгаклары буенча тәкъдимнәр кабул ителде.

Матбугат хезмәте