Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлавы

24 май 2019, 8:36

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм – славян халыкларының рухи һәм мәдәни бердәмлеге  билгесе, тарихи тамырларыбызның һәм гореф-гадәтләребезнең уртаклыгын искә төшерү көне. 24 майда төрле милләт кешеләре борынгы славян телләренең яңгырашын үзенә туплаган, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алган үзенчәлекле «кириллица» әлифбасын бүләк иткән бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны олы ихтирам белән искә ала. Унбер гасыр элек яңа язма барлыкка килү белән зур тарихи һәм геосәяси әһәмияткә ия булган көнчыгыш-христиан  мәдәниятенең гомуми киңлеген үстерүгә,  мәдәни һәм рухи  бөтенлегенә   нигез салына һәм  мәгърифәткә, фәнгә юл ачыла. Безнең көннәрдә бу бәйрәм “кирилл” алфавитын үз график мәдәнитенең нигезе итеп алган барлык халыкларны берләштерә.

Кадерле дуслар! Безнең республика – күп төрле язмышлы халыкларны бергә туплаган уникаль тарихи җирлек. Биредә гасырлар дәвамында рус алфавитында язучы 170 тән артык халык дус һәм тату гомер кичерә. Күп гасырлар буена язма сүз буыннан-буынга югары әхлакый кешелек һәм гаделлек идеяларын тапшыра, борынгы бабаларыбызның  бай рухи мирасына якынаерга, үз әдәбиятебыз һәм дөнья әдәбияте үрнәкләре белән хозурланырга ярдәм итә!

Мондый истәлекле даталар безне якынайта, тормышыбызны яктырак һәм кызыклырак итә, бер-беребезне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә.   Безнең бурыч – Ватаныбыз горурлыгы булган мәдәни куәтне саклап калу, үстерү һәм тагын да баету. Туган ягыбызга, туган телебезгә булган чиксез мәхәббәтне  балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру!

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим.

2019 елның 24 мае