Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүдә катнашучыларга: "Без бер команда – республика командасы!"

23 май 2019, 18:10

Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүдә катнашучыларга: "Без бер команда – республика командасы!"
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты. Республика парламенты башлыгы праймеризга нәтиҗә ясады, сайлаучылар белән очрашулар, дебатлар вакытында күтәрелгән мәсьәләләр хакында фикер алышты. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге сорау-тәкъдимнәр Дәүләт Советына сайлаулар вакытында "Бердәм Россия"нең сайлау алды программасына керергә тиеш дип саный.

Якшәмбе көнне, ягъни 26 майда,  Татарстанда алдан тавыш бирү үткәрелә. Республика шәһәрләрендә һәм авылларында 460 участок оештырылып, анда 1909  санау комиссиясе әгъзасы эшләячәк.  Татарстанлылар "Бердәм Россия" партиясеннән  Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны үзләре билгеләячәк. Тавыш бирү рейтинглы булачак.  Алдан тавыш бирүдә 225 кеше катнаша. Алар арасында партия әгъзаларыннан тыш иҗтимагый оешмалар лидерлары, гомумән, партия идеяләрен хуплаучы, битараф  булмаган татарстанлылар бар.

Өч ай дәвамында бердәмроссиялеләр алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында үз партияләреннән кемнәр булачагы хакында фикерләштеләр."Сез –үзегезнең сәяси карашларыгыз, тормыш тәҗрибәгез белән аерыла торган кешеләр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп,  – аерым мәсьәләләрне хәл итүгә һәркемнең үз карашы бар. Шунысы мөһим – бу залда   үз фикере булган, тормышка битараф булмаган, республика язмышы өчен борчылучы, аны киләчәктә дә бай һәм көчле төбәк итеп күрергә теләүче кешеләр утыра. Без бер команда – республика командасы!"

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, праймериз үткәрү чорында кандидатлар өчен 90 очрашу оештырылган. "Тулаем алганда, төрле темаларга 100дән артык дебат уздырылды, төбәк тормышының барлык проблемалары турында фикер алышынды", - дип өстәде парламент башлыгы.

"Минем уйлавымча, безнең сайлау алды программабызның нигезе, башлыча   илкүләм проектларны  тормышка ашыру юнәлешендә башкарылачак эшләрдән торырга тиеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – бу стратегик үзгәртүләрнең комплекслы планы һәм шактый зур күләмдә финанслау дигән сүз". Алдагы өч елда республикада илкүләм проектларны  тормышка ашыруга  48,5 млрд. сум бюджет акчасы биреләчәк, шул исәптән федераль бюджет хисабыннан  – 34,3 млрд. сум.

"Без бүген команда эшен башладык, – дип нәтиҗә ясады республика парламенты башлыгы, – безне татарстанлыларның тормышын яхшырту теләге берләштерә. Безнең сәясәт  - кешеләрнең тормышчан сорауларны  җавап табу,  бергә булсак без дөрес  чишелеш табарбыз дип ышанам".

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары