Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




































Фәрит Мөхәммәтшин: "Сабантуй төрле халыкларны һәм кыйтгаларны берләштерә..."

08 июнь 2019, 17:54

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сабантуй төрле халыкларны һәм кыйтгаларны берләштерә..."
Бүген Теләче районнында Сабан туе булды. Мәйдан кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. "Сабантуй - көтеп алына торган бәйрәм, хәзер ул төрле халыкларны һәм кыйтгаларны берләштерә!" - диде парламент башлыгы сәламләү сүзендә.

«Сабантуй телне, мәдәни хәзинәләрне сакларга булыша. Татарстаннан читттә яшәүчеләр дә бу бәйрәмгә  туган якларына кайтырга тырыша, Сабантуйда дуслар, туганнар очраша. Без киләчәктә дә бу бәйрәмне зурлап уздырачакбыз. Ул халыкларны берләштерүче  бөек чара, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Сабантуйда катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  сәламләвен дә ирештерде. Сабантуй күпмилләтле Татарстандагы төрле тантаналар арасында аерым урын алып тора,  әлеге бәйрәмдә  авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте олылана, диелә котлауда.

Парламент башлыгы районның алдынгы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Журналистлар белән очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Теләче районының төрле тармаклар буенча үсештә булуына басым ясады.

"Мин бу төбәктә яшәүче тырыш халыкның уңышларынап сөенәм, - диде ул. Район артык зур түгел, хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Әмма ләкин  социаль инфраструктура, матди-техник база, мәгариф, мәдәният, спорт, юл төзелеше буенча башкарылган эшләрен күп кенә  районнарга үрнәк итеп куяр идем. Халык та моны күреп тора, тоя. Болар районның киләчәктә дә үсештә буласына ышаныч бирә".

Дәүләт Советы Рәисе сабантуй мәйданы янында урнашкан  авыл йортларын карады, ветераннар белән аралашты.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин  татар телендә эшләүче блогерлар белән дә очрашты.  Сабан туена кунак булып килгән блогерларның берсе  – Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов). Парламент башлыгы бу егет белән апрель аенда бер очрашып сөйләшкән иде. Ул вакытта алар иркенрәк вакыт табып иң актив татар блогерларынның берничәсен чакырып очрашырга килешкәннәр иде.

Очрашуда катнашучылар татар телен һәм мәдәниятен үстерүдә социаль челтәрләрне куллану хакында фикер алыштылар. Блогерлар Татар халкы үсеше стратегиясенең киләчәк өчен бик тә әһәмиятле булуын әйтеп,  бу проектта Интернетның  көчен  күбрәк куллану мәсьәләсен күтәреп чыктылар.

 Фәрит Мөхәммәтшин бу фикерләрне  Стратегияне эшләүчеләргә җиткерергә, "Милли шура" советы рәисе, Татарстанның Премьер-министры Васил Шәйхразиев белән очрашып сөйләшергә ышандырды.

Әлеге очрашуда алган тәэсирләре  белән уртаклашып, Фәрит Мөхәммәтшин, кызыклы әңгәмә булды, дип белдерде. "Бу яшьләр  битараф түгел, алар татар халкының киләчәге, телебез, мәдәниятебез язмышы турында борчыла. Блогерлар белән  эшләүгә хакимият игътибар бирергә тиеш дип саныйм, алар иҗтимагый фикер тудыручылар. Бу - бүгенге очрашудан соң туган уртак фикер", - диде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары