Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» ретромашиналар хәрәкәтенә старт бирде

10 июнь 2019, 17:19

Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» ретромашиналар хәрәкәтенә старт бирде
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» ретромашиналар хәрәкәтенә старт бирде. Колонна «Медведь» раллиенда катнашу өчен Ярославль шәһәренә юл тотты.

Россия көненә багышланган автомобиль турниры 12-15 июнь көннәрендә узачак. 

«Медведь» раллиенда Ярославль, Переславль, Гаврилов-Ям, Казан һәм Мәскәүдән 1930-1980 елларда чыккан машиналар катнаша. Татарстанны 10 ретроавтомобиль тәкъдим итәчәк. Раллида катнашу өчен аларга 800 чакрым юл узарга туры киләчәк.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары