Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




























Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев Ык буе Сабан туе кунаклары булдылар

16 июнь 2019, 18:14

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев Ык буе Сабан туе  кунаклары булдылар
Бүген Актанышта Ык буе Сабан туе булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Дәүләт Корылтае Рәисе Константин Толкачев бәйрәм кунаклары булдылар.

Алар бәйрәм мәйданына иң элек атта, аннары елга буйлап салда йөзеп килде.

Бәйрәм тантаналы рәвештә "Ак калада олы җыен" театральләштерелгән тамашасы белән башланды.

Мәйдан уртасына Ык елгасы буена унашкан районнар - Оренбург өлкәсе Абдуллино районы, Башкортстанның Бакалы, Шаран, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Йәрмәкәй, Бишбүләк районнары, Татарстанның Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Актаныш районнары делегацияләре чакырылды.

Алга таба мәйданда хезмәт алдынгылары парады узды. Игенчеләр, терлекчеләр, нефтьчеләр, төзүчеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, элемтә тармагы хезмәткәрләре Сабан туе кунакларын сәламләде.

"Татар халкының затлы, милли бәйрәме һәрвакыт сагынып көтеп ала торган вакыйга. Ул яшәешкә тынычлык, татулык алып килә. Сабан туе мәйданында яшенә дә, картына да, социаль хәленә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын бар. Нәкъ менә шуңа күрә Сабан туе уздыру матур традициягә әйләнде. Сабан туе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр хәлләрдә күңелен күтәргән, - дип мөрәҗәгать итте Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мәйдан кунакларына.

Сабантуй байрагын Энгель Фәттахов һәм "Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов күтәрде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. "Кадерле татарстанлылар, актанышлылар! Сезне татар халык бәйрәме Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм", - диелгән анда. Сәламләүдә Актанышның күп мәсьәләләрдә үрнәк район булуы әйтелгән һәм халкына рәхмәт җиткерелгән.

Константин  Толкачевка мөрәҗәгать итеп Фәрит Мөхәммәтшин татар һәм башкорт халыкларының гомер бакый бергә дус һәм тату яшәвен әйтеп, "без дуслык белән көчле!" дип белдерде.

"Ык елгасы буенда яшәүче милләтәшләребез Сабан туена җыелышып, олы бәйрәм ясый", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул  бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, актанышлыларның  күп тармакларда  нәтиҗәле эшчәнлек алып баруны билгеләп узды. 

"Энгель Нәвапович әле бүген шатланып, тәүлегенә 250 тонна сөт сава башлаганыгызны әйтте. Бу шатлыклы хәбәр", - дип Фәрит Мөхәммәтшин һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.

Башкортстан Дәүләт Корылтае  Pәисе Константин Толкачев Башкортстанның 100 еллыгын билгеләп үткәнен, республикада Татарстан мәдәнияте көннәре узганын искәртте. "Башкортстан тарихында без һәрвакыт татар халкының ныклы ярдәмен тойдык", - диде.  "Ык территориясе гел уңышлы аграр производство зонасы булды. Ләкин аның төп байлыгы - тырыш халкы", - дип ул Сабан туен оештыручыларга, Актаныш районы җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, "Башкортстанның 100 еллыгы истәлегенә" истәлекле медальләрен Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Энгель Фәттаховка тапшырды.

Программада Татарстан һәм Башкортстанның иҗат коллективларының бәйрәм концерты, спорт бәйгеләре, милли уеннар, атлар чабышы, автомобильләр узышы каралган иде. Бәйрәм кунаклары  "Ак кирмән", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күргәзмә аланы", "Ык буе районнары аланы", "Фотошәһәр", "Һөнәрчеләр аланы", "Татар чәйханәсе" тарихи, милли аланнарын карап ләззәтләнде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары