Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләре закон чыгаручылары медиарейтингында икенче урында

18 июнь 2019, 12:36

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләре закон чыгаручылары медиарейтингында май ае нәтиҗәләре буенча икенче урында. Ул нибары Санкт-Петербург Законнар чыгару Җыелышы Рәисе Вячеслав Макаровтан гына калыша. Рейтинг «Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән.

"Медиалогия" бәяләмәсе буенча, Татарстан парламенты җитәкчесенең медиаиндексы 10 427,1. Фәрит Мөхәммәтшин моңа "Бердәм Россия" партиясеннән төбәк законнар чыгару органнына алдан сайлауларда лидер булып танылуы нәтиҗәсендә ирешкән. Шулай ук ММЧ Фәрит Мөхәммәтшинның алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дмитрий Медведев уздырган видеоконференциядә катнашуын, республикада гражданнар активлыгының үсештә булуы җәмәгатьчелек тарафыннан праймериз процедурасының хуплануы турында әйтүен хәбәр итә.  

 Медиарейтингка төбәкләрдәге закон чыгару органнары җитәкчеләре кергән. Рейтинг «Медиалогия» системасына керүче ММЧ базасы нигезендә төзелгән. Аны 51 меңнән артыграк чыганак тәшкил итә: ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте