төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото


























Гражданнар мөрәҗәгатенә игътибарлы булу барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең эш стиле булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

18 июнь 2019, 17:30

Гражданнар  мөрәҗәгатенә игътибарлы булу барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең эш стиле булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Бүген Лаешта ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы булды. Депутатлар гражданнар мөрәҗәгатенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сүз алып бардылар, мөрәҗәгатьләр буенча эшләү дәрәҗәсен күтәрү зарурлыгына басым ясалды. Парламентарийлар гражданнар мөрәҗәгате буенча республика законы эшли, хокукый кытыршылыклар юк дигән фикердә. Республика Прокуратурасы тарафыннан күрсәтелгән җитешсезлекләр, нигездә, ныклы контроль булмаудан, халык белән эшләүче белгечләрнең хокук белемнәре түбән булудан килеп чыга.

Президиум утырышында  әлеге мәсьәләне карау тәкъдимен  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керткән иде. Парламент башлыгы гражданнар  мөрәҗәгате буенча закон – "кире элемтә"нең мөһим элементы, сайлаучылар белән турыдан-туры сөйләшү дигән фикердә. Әлеге элемтә татарстанлыларның  дәүләт һәм җирле хакимияткә ышанычын ныгыта дип саный. "Нинди дәрәҗәдә булуга карамастан, закон һәркем тарафыннан үтәлергә тиеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – бу кешеләрне кайгырту. Система берөзексез эшләргә тиеш".

Дәүләт Советы депутатларының Лаеш районына эш сәфәре Күп функцияле үзәк эше белән танышудан башланды. Биредә 180 төрле хезмәт күрсәтелә. Үзәк җитәкчесе Ленара Мозаффарова республика буенча бер айга ун мең мөрәҗәгать килүен, үзәк тарафыннан барлыгы 2,2 млн кеше кабул ителүен әйтте. "Димәк, халык файдалана башлаган, ышаныч арта бара", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

КФҮ вәкилләре ассызыклап узганча, әлеге үзәктә югары әзерлекле хезмәткәрләр генә эшли. "Әгәр дә биредә эшләүчеләр мөрәҗәгать итүче гражданнар белән итәгатьле сөйләшә алмый, үз эшләрен башкара алмый икән, алар бер-ике айдан соң азат ителә", - дип билгеләп үттеләр үзәктә.

Керүгә үк гражданнар талон алып, электрон чиратка баса. "Беркем дә чиратын югалтмый. Клиентның үз чиратын максималь көтү вакыты унбиш минуттан да артмаска тиеш", - дип сөйләде үзәк җитәкчесе Ленара Мозаффарова.

Агымдагы елның биш аенда күп функцияле үзәк татарстанлыларга 1,5 миллион хезмәт күрсәткән (бу узган елдан 19 процентка күбрәк). 

Татарстан Россия төбәкләре арасыннан беренчеләрдән булып 2003 елда гражданнар мөрәҗәгате буенча закон кабул итте, аларны карау тәртибе расланды.

Гражданнар  мөрәҗәгате буенча эшләү депутат эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Узган елда Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан 12 538 мөрәҗәгать каралган. Быел парламентка 5 180 мөрәҗәгать килгән. Узган елда Дәүләт Советы җитәкчелеге тарафыннан 2936 мөрәҗәгать  тикшерелгән. Быел 1265 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 68е – коллектив мөрәҗәгать. «Без моны Дәүләт Советы депутатларына күрсәтелгән ышаныч дип кабул итәбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, -  мөрәҗәгать итәләр икән, димәк ышаналар. Без һәр мөрәҗәгатькә җитди  контроль булдырдык. Күбесенә уңай чишелеш табылды. Әмма җавап табылмаган сораулар да бар һәм алар безне бик борчый».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, кешеләрне хакимияткә "эләгә алмау" борчый. Кешеләр район башлыклары янына керә алмыйлар, гозерләрен сөйли алмыйлар, һәм министрылкларга, ведомстволарга язарга мәҗбүр булалар.  Һәм формаль җавап алалар. "Халыктан аерылырга ярамый. Татарстан  –һәр сишәмбе  гражданнарны кабул итү оештыруны закон белән ныгыткан төбәкләрнең берсе, - диде парламент башлыгы, - кешеләр белән эшли белергә кирәк. Бу сишәмбедә кабул итмәдем дип проблема бетми бит, киләсе атнага кала".

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларына гражданнар мөрәҗәгате буенча эшне муниципаль район Советларында карарга тәкъдим итте. Шулай ук министрлыкларда һәм ведомстволарда да  бу мәсьәлә хакында коллегия утырышларында сөйләшү зарур. Профсоюзлар да актив позициядә булырга тиешләр.

Гражданнар  мөрәҗәгате буенча законнар үтәлеше парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында берничә тапкыр каралды.

«Кызганыч ки, республика Прокуратурасы  ел саен закон бозуның бер үк очракларын табып тора, - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Юрий Камалтынов, - хокук бозу очраклары арасында гражданнар мөрәҗәгатенә язма җавап булмау, аны теркәмәү, мөрәҗәгатьләрнең 30 көн эчендә каралу кагыйдәсе үтәлмәү һ.б. киң таралган".

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматына караганда, бу очракларның иң күбесе Яр Чаллы, Казан, Азнакай, Буа, Зәй, Алабуга шәһәрләрендә һәм Апас, Минзәлә муниципаль районнарында теркәлгән.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 2017 елда 512 хокук очрагы бозылган булса, 2018 елда 930 очрак теркәлгәнен әйтте. “Республика Прокуратурасына ел эчендә йөз мең мөрәҗәгать кабул ителә. Анализдан күренгәнчә, Татарстан халкы эш хокуклары, торак-коммуналь мәсьәләләре хокуклары, суд карары башкарылуы кебек сораулар белән еш килә”, - диде ул.

Илдус Нәфыйков ел саен өч йөздән артык дәүләт һәм муниципаль район җитәкчеләре дисциплинар җаваплылыкка һәм йөздән артык җитәкче административ җаваплылыкка тартылуын әйтте.

Прокурор әйткәнчә, дәүләт органнары арасында гражданнар мөрәҗәгать итү кануны Сәламәтлек саклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында, Суд приставлары хезмәтендә еш үтәлми.

«Кешеләр безгә яхшы тормыштан килми, - диде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, - закон аңлашыла,  гражданнар мөрәҗәгате белән эшләүнең төгәл регламенты булдырылган. Закон үтәлми – шунысы бәла. Кешегә кешечә караш юк".

Бүгенге утырыш видеоконференцэлемтә рәвешендә узганлыктан, республиканың барлык район башлыкларының һәм  прокурорларның элеге сөйләшүдә катнашу мөмкинлеге бар иде.

Президиум утырышы буенча Карар кабул ителде. Анда гражданнар мөрәҗәгате буенча  законнарның үтәлешен тәэмин итүдә конкрет тәкъдимнәр бирелә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте "Татар-информ" МА язмаларын кулланып, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.