Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



















Конференция делегатлары VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатлар сайлады

20 июнь 2019, 20:33

Конференция  делегатлары VI чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатлар сайлады
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясе узды. Анда партиянең 45 җирле бүлегеннән 189 делегат һәм шулай ук алдан тавыш бирүдә көч сынашкан кандидатлар катнашты. Делегатлар VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда партия алдында торган бурычлар хакында сөйләштеләр.

Делегатларны Татарстан Республикасы  Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы бюросы әгъзасы  Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул республиканың киләчәк  үсешен законнар белән тәэмин итү,  социаль  программаларны һәм  илкүләм проектларны гамәлгә ашыру 8 сентябрьдә сайланачак депутатлар корпусыннан тора, дип басым ясады.  

Татарстанның социаль тармакта тотрыклы вәзгыять урнашкан, икътисад яктан көчле гражданнар җәмгыяте булуында  Дәүләт Советының роле зур, диде ул.

«Бишенче чакырылыш республика парламенты, әйдәп баручы «Бердәм Россия» партиясенең эшенә йомгак ясарга кирәк. Бу безнең гражданнар алдында нәрсә эшләнүе һәм нинди бурычлар куелуы турында хисап. Алга таба да республика һәм ил өчен нәтиҗәле эшләргә кирәк. Безнең көчле, профессиональ, эшкә сәләтле парламент булуы мөһим», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

VI чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда катнашу  буенча "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге алдында торган бурычлар турында  Татарстан парламенты башлыгы,  партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде. Ул партиянең сайлау алды кампаниясенә  шактый катлаулы чорда,  пенсия реформасы,  каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча федераль законнарны камилләштерү буенча карарлар кабул итү зарурлыгы шартларында керүенә игътибар юнәлтте. Бу карарлар өчен җаваплылыкны "Бердәм Россия" партиясе үз өстенә алды. Халыкны социаль яклау максатыннан  төбәкләр дәрәҗәсендә норматив-хокукый актлар кабул ителде.

Бүгенге көндә партиянең 45  җирле бүлегендә 128 мең татарстанлы партия әгъзасы булып тора. Парламентта, хакимиятнең җирле вәкиллекле органнарында  "Бердәм Россия" партиясенең фракцияләре һәм  депутат төркемнәре бар. Алар, Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы  депутатлары белән бергәләп, актив  эшләүче  «вертикаль» хасил итәләр, дигән фикердә Фәрит Мөхәммәтшин.  Партия  сафларында  башкарма хакимияттә эшләүчеләр,  бизнес өлкәсеннән һәм иҗтимагый оешмалардан абруйлы шәхесләр  күп.

"Без бергәләп республика командасын тәшкил итәбез! Шулай булуыбыз 2014 елда Татарстан Дәүләт Советына  сайлаулар вакытында халыктан кергән "наказ"ларның  80% үтәргә мөмкинлек бирде, - диде парламент башлыгы. - Бердәмроссияле депутатлар  тырышлыгы белән халыкта "президентныкы" дип аталып йөртелгән,  41 миллиард сумлык бюджеты булган  кырыклап программаны  тормышка ашырырга мөмкин булды.

"Хәзерге сайлау кампаниясендә безнең төп максатыбыз – икътисади үсешнең татарстанлыларның тормыш сыйфатында чагылуы. Кешеләр республиканың уңышларын үзләрендә тоярга тиешләр", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул  "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сайлауларның чиста һәм гадел узуы өчен тырышачагын  әйтте. "Мин үзебезнең оппонентларны, сәяси партия вәкилләрен һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрне  сайлау барышында югары мәдәниятле булырга, сайлауларның чисталыгын һәм легитимлыгын сакларга чакырам", - диде ул.

Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Юрий Камалтынов VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округлары буенча  кандидатлар күрсәтү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Аннан соң яшерен тавыш бирү оештырылды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары