Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин: "Кеше капиталыннан башка милли проектларны башкару җиңел булмаячак"

21 июнь 2019, 19:22

Фәрит Мөхәммәтшин: "Кеше капиталыннан башка милли проектларны башкару җиңел булмаячак"
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кеше капиталыннан башка милли проектларны гамәлгә ашыру җиңел булмаячак дип саный. Бу хакта ул «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсы белем бирү программасының III укыту модуленә старт биргәндә әйтте. Инновацион икътисад төзү өчен талантлы белгечләр эзләү проектнын «Бердәм Россия» партиясе гамәлгә ашыра.

Республика парламенты спикеры конкурсны ихтыяҗ булган һәм кирәкле проект дип атады. «Без яхшы кеше капиталыннан башка милли проектларны гамәлгә ашыру җиңел булмаячак, дигән нәтиҗәгә килдек. Ә сез укыган вакытта әлеге программаларда катнашып, зур капитал алачаксыз, конкурентлыкка сәләтле һәм кирәкле кешеләр буласыз», — дип мөрәҗәгать итте ул программада катнашучыларга.

Конкурста икътисад, сәнәгать секторы һәм идарә өлкәсендә 40 яшькә кадәрге яшь профессионаллар, «икътисад» һәм «менеджмент» әзерлек юнәлешләре буенча чыгарылыш курсларында белем алучы студентлар катнашты.

«Үсеш локомотивлары»нда катнашу өчен иң күп гариза Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләреннән килде. Сайлап алу конкурсының беренче этабыннан соң 250 гаризадан 75 катнашучы сайлап алынды. Укыту модульләре Әлмәттә, Яр Чаллыда, Иннополиста һәм Казанда узды. Хәзерге вакытта экспертлар алдында үзпрезентация белән чыгыш ясаган 15 яшь кеше лидерлыкка чыкты.

21 гасырда кешеләр - илнең һәм республиканың төп капиталы, диде Татарстанда «Үсеш локомотивлары» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина. Республика өчен Үсеш локомотивлары дип ул сәнәгатьнең төп тармакларын, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүне, икътисадның барлык өлкәләрен цифрлаштыруны атады.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаучыларның «күзләре янып» торды, аларның күбесе өметле - укуларын дәвам итүче һәм яңа биеклекләргә ирешә торган кешеләр, диде. «Беркем югалып калырга тиеш түгел дип уйлыйбыз. Аларны һичшиксез кулланырга кирәк була. Без «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларда актив булачак дип килештек», — диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары