Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Индонезия вәкилләре Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе белән танышты

21 июнь 2019, 17:35

Индонезия вәкилләре Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе белән танышты
Ачех провинциясе (Индонезия Республикасы) халык вәкилләре советы делегациясе Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде. Аларның төп максаты - сәламәтлек саклау һәм һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы белән танышу.

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Ачех провинциясе (Индонезия Республикасы) халык вәкилләре советы делегациясе әгъзалары белән очрашты. 

Кунаклар берничә медицина учреждениесендә булды, Дәүләт Советында узган очрашуда ике ил төбәкләренең закон чыгару тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Светлана Захарова сүзләренчә, Татарстанда медицина ярдәменнән файдалану, яңа технологияләр кертү, Дәүләт-шәхси партнерлык мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр.

Делегация әгъзалары республикада сәламәтлек саклау системасын оештыруны югары бәяләде һәм республика тәҗрибәсен Ачех провинциясендә кертергә планлаштыралар. Шулай ук делегация әгъзалары студентларны Татарстан медицина югары уку йортларына укырга җибәрергә өметләнә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары