төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото













Федераль контроль төркеме Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру эше белән таныша

24 июнь 2019, 16:40

Федераль контроль төркеме Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру  эше белән таныша
Бүген Татарстанда "Бердәм Россия» партиясе Генераль Советы Президиумының илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча төркеме эш сәфәрендә. Көн дәвамында алар парламентның "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары белән берлектә республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча башкарыла торган эшләр белән танышачаклар. Беренче киңәшмәдә Дәүләт Советында парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова катнашында узды.

Федераль контроль төркемендә - сенаторлар һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары.  Моңа кадәр Россиянең башка төбәкләрендә узган  күчмә чараларда контроль төркеме илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы белән генә кызыксынып калмыйча, бу нисбәттән килеп туган  мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм дә иткән.

Татарстан Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе  тәкъдиме белән республикада   илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем булдырылган иде. Төркемнең җитәкчесе  - Татьяна Ларионова.

«Алдагы өч елда  Татарстан бу нисбәттән 44 млрд. сум алырга ниятли, аның  34 млрд. тан күбрәге  – федераль акчалар, аның яртысын без бу елда көтәбез - диде Юрий Камалтынов, киңәшмәне ачып, -  сезнең килүегез безнең башкарган эшләргә башкача карарга ярдәм итәр дип ышанам».

«Бердәм Россия» партиясе Генераль Советы Президиумының илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме координаторы урынбасары Владимир Кравченко берничә объектны карап өлгергән. Алар хакында сөйләгәндә, сенатор: «Биредәге архитектура һәйкәлләреннән башлап ІТ-парк һәм технопаркларга кадәр объектлар зур тәэсир калдырды», - диде.

«Татарстан өчен, сезнең казанышларыгыз өчен горурлык хисе туа. Татарстанга килгәндә, тәҗрибә уртаклашу беренче урынга чыга. Монда, мәсәлән, халык белән эшләү технологияләренә, мәгълүмат алмашуга, «Цифрлы икътисад» кысаларында сервислар эшенә өйрәнергә кирәк. Ышанам, безнең бурыч – контрольлек итүгә караганда күбрәк тәҗрибә алмашу», – диде ул.

«Халык белән диалог кирәк. Кайбер төбәкләрдә халыкның илкүләм проектлар турында хәбәрдарлыгы түбән. Бергәләп хәл итәргә кирәк булган проблема бу. Монда да социаль челтәрләрдә эш беренче планга чыга», - диде сенатор.

Ул шулай ук норматив-хокукый актларны үзгәртү буенча эшнең мөһим булуын әйтте. Моннан тыш, Владимир Кравченко фикеренчә, федераль бюджетка төзәтмәләр керткәндә 13нче дип аталган илкүләм проект - магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча комплекслы план чыгымнарын арттырырга кирәк. «Барлык субъектлар да монда акча җитәрлек булмау мәсьәләсенә игътибар итә», - диде ул.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен Татарстан бюджетына 7,3 млрд.  сум акча бирелгән. Бу хакта республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев белдерде.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен 21,4 млрд. бүленәчәк. Аларның 16,8 млрд. сумы – федераль бюджеттан, ә 4,6 млрд. сумы республика бюджетыннан биреләчәк, диде докладчы. “Бүгенге көндә республика бюджетына 7,3 млрд. сум керде, акчаларның 5 млрдка. якыны тотылды”, - диде ул.

Фәрит Габделганиев әйтүенчә, “Мәгариф”, “Демография”, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм” илкүләм проектлары буенча иң зур чаралар планлаштырылган.

“Икътисад һәм социаль өлкәләрнең өстенлекле тармакларына бәйле 49 төбәк проектын тормышка ашыру вазифаларын Татарстан үзенә алды. Аларда 2024 елга кадәр ирешергә кирәк булган максатчан күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр билгеләнгән. Хәзерге вакытта илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында күрсәткечләргә ирешү турында 49 килешүдән, 43 килешү төзелгән”, - диде министр.

Докладчы республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр һәм башка төр бюджетара трансфертлар алу өчен 36 килешү төзелгәнен әйтте. “Бүгенге көндә төбәк проектлары кысаларындагы чаралар буенча, контракт суммасының 80 процентына, ягъни 8,1 млрд. сумга 192 килешү төзелгән”, - дип өстәде министр.

Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен беренче өч елда 44,7 млрд., шул исәптән федераль бюджеттан 34,1 млрд., республика бюджетыннан 10,6 млрд. сум бүлеп биреләчәк.

Контроль төркеме бүген Казанда, Яшел Үзән, Лаеш районнарында  сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният объектларын караячак, Иннополиста булачак. Эшкә нәтиҗә кичкә табан видеоконференциия рәвешендә партия активы  белән очрашуда ясалачак. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, "Татар-информ" МА язмаларыннан файдаланып, Рамил Гали фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.